Район мөхтәсибәтендә истәлекле даталарны билгеләп үттеләр
Кама Тамагы үзәк мәчетендә Кама Тамагы районы мөхтәсибәтенең 25 еллыгына багышланган тантана булып узды.
Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, республика мөхтәсибәтләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм авыл мәчетләре имамнары катнашты.
Равил хәзрәт барлык мөселман- нарның иминлеге өчен дога кылды, аннары ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән бүләкләр тапшырды.
Мәчет мәхәлләсен булдырганы, бинаны карап тотканы һәм күп еллык хезмәте өчен Кама Тамагының «Җәмигъ» мәчете имамы Рафаил Асейнов «Бердәмлек» медаленә ия булды. Атабай һәм Балчыклы мәчетләре имамнары Җәүдәт Фәйзуллинга һәм Рәшит Галиевка ислам динен таратудагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Моннан 20 ел элек район мөхтәсибәте җитәкчесе итеп Галимулла хәзрәт Яруллин билгеләнгән. Илнур Гыйниятов аны район башлыгы исеменнән котлады һәм бүләк тапшырды.
Район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт егерме еллык эшенә нәтиҗә ясап, һәр имамга озак еллар хезмәт иткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук мәхәлләдә гарәп телен өйрәнүче, “Коръән” укучы мөселман хатын-кызларның активлыгын билгеләп үтте. Аннары Галимулла хәзрәт имамнарга һәм актив мәхәллә кешеләренә район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев