Район мәктәпләрендә Ватанны саклаучылар елы старт алды
Районның алты мәктәбеннән 70 тән артык укучы яшь армиячеләр сафларына кабул ителде.
Бәйрәм чарасына районның барлык уку йортларыннан мәктәп укучылары җыелды.
Ул Столяров исемендәге мәдәният йорты фойесында башланды, анда яшь армиячеләр сафларына яңа әгъзалар кабул ителде. Укучылар тигез сафка тезелделәр. Тантаналы марш авазлары астында кадетлар байракны алып чыкты. Россия һәм Татарстан гимннары бу мөһим чараның әһәмиятен тагын да арттырды.
Бәйрәм кунаклары арасында муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, район ветераннар советы рәисе Газинур Габидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева бар иде.
Укучылар яшь армия-челәрнең тантаналы ант сүзләрен әйттеләр, аннары кунаклар һәм укучылар тамаша залына үтте.
Кайчандыр дөнья сәясәтендә «Һәр буынның үз сугышы» дигән гыйбарә әйтелгән. Сәхнәгә Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышлары һәм махсус хәрби операция солдатлары формасындагы егетләр чыкты. Барлык сугыш һәм хәрби операцияләр солдатлары һәрвакыт Ватаныбызны, аның мәнфәгатьләрен һәм халкын яклады. Бу хакта үз чыгышында Наил Вазыйхов та билгеләп үтте: «Бүген яшь армиячеләр әйткән антта Ватаныбызның яшь патриотлары алдында торган төп бурычлар санап үтелде. Якын киләчәктә сез илебезне данларга, аның байлыкларын арттырырга һәм Ватанны сакларга тиеш буласыз. Мин сезне истәлекле вакыйга – “Яшь армия” сафларына керүегез белән котлыйм», - диде ул.
«Яшь армия» – хәрби-патриотик юнәлештәге Россия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте. Оешма 2016 елда хәрби-патриотик клублар эшчәнлеген киңәйтү һәм җайга салу максатыннан оештырылган. Хәрәкәтнең нигездәшләре: Россия ДОСААФы, Россия Кораллы көчләренең ветераннар иҗтимагый оешмасы, ЦСКА.
Затон клубы сәхнәсендә районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар чыгыш ясады. Сугыш чоры җырлары, музыкаль-шигъри композицияләр яңгырады, кадетлар һәм яшь армиячеләр сафта йөрү күнекмәләрен һәм хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр. Мәдәният йорты залы яшьләр белән тулы иде. Кама Тамагы, Затон, Сөйки, Кирельский, Кама Тамагы татар мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәбе укучылары яшь армиячеләр сафларын тулыландырды.
Кирельский төп мәктәбендә хәзер 22 укучы белем ала, шуларның 14 е – яшь армиячеләр. Бу чарада аларга тантаналы рәвештә ант иткән тагын бер укучы кыз өстәлде.
- Бүген яшь армияче антын бишенче сыйныф укучылары һәм башка сыйныфлардан берничә яңа укучы әйтте, - диде Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет мәктәп-интернаты директоры Андрей Киселев. - Шулай ук безнең педагоглар тәрбияләнүчеләр белән бергә әлеге бәйрәмнең сценариен әзерләделәр һәм алып баручы ролен башкардылар.
Районның белем бирү һәм музыка мәктәпләре дә бу тантанада актив катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев