Район инвесторларны көтә
Узган атнада ТР Инвестиция үсеше агентлыгында Кама Тамагы районына багышланган муниципаль сәгать узды.
ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина инвестсовет игътибарын районның бу позициядәге түбән рейтингына юнәлтте, шулай да үсеш өчен перспектива булуы, районның югарыга уңышлы күтәрелә алуы турында әйтте.
Районның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында район башлыгы Наил Вазыйхов сөйләде.
Районда «Кама Тамагы виноград бакчасы» проектын уңышлы гамәлгә ашыру буенча инде үрнәк бар, анда 120 дән артык ашханә сортлы һәм 45 техник сортлы виноград, шулай ук җиләк, бөрлегән үстерелә. Сезон чорында бирегә көн саен 300 дән 1000 гә кадәр кеше килә. Виноград бакчасы хуҗасы уңышны читкә сату белән шөгыльләнми диярлек, барысын да бакчага экскурсиягә килгән туристлар сатып ала.
Айрат Ялалетдиновның уңышы башка фермерларны да рухландырган. Луиза Шәйхетдинова Тәмте авылы янында 8,5 гектар мәйданда үз виноград бакчасын булдырган, инвестицияләр күләме 7 млн сум тәшкил иткән.
Наил Альберт улы үз чыгышында Кама Тамагында туризм үсешенә басым ясады. Моның өчен фестиваль программалары төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Красновидоводагы Алма Спасы 1 меңнән 3 меңгә кадәр кешене җыя, бәйрәмдә катнашучыларны әдәбият, фольклор музыкасы дөньясына һәм XIX гасыр ахыры рус авылы атмосферасына җәлеп итә.
Инде тугызынчы ел «Кама балык шулпасы» фестивале уздырыла һәм шулай ук Ылгыма ярында кунаклар җыя.
Кышкы чорда районга боз астыннан балык тотарга яратучылар – 15 меңгә якын кеше килә. Аларны урнаштырырга балык тоту базалары бар, килүчеләр саны даими арта бара, 160 номерга кадәр кунакханәләр бар, шулай ук район халкы балыкчыларга фатирлар һәм йортлар тәкъдим итә.
Туризм темасын табигать террито- рияләр белән идарә итү директоры Марсель Миңнуллин да хуплады. Без «Юрий мәгарәсе» визит-үзәге ачылуы турында язган идек инде. Биредә райондагы барлык туристлык хезмәтләре турында мәгълүмат бирелгән. Мәсәлән, Кама виноград бакчасына яки Юрий мәгарәләренә ничек барырга, балык тоту турына кайда заказ бирергә булуы хакында аңлатылган. Монда җирле продукция – бал, сыр, сувенирлар сатыла. Аралашу өчен зал, спорт инвентарьларын арендалау салоны, инфоүзәк бар. Янәшәдә машиналар кую өчен 38 урын барлыкка килгән, нәтиҗәдә юл буендагы автомобильләр рәте юкка чыккан.
Бүген Лобач тавына кадәр юл төзү мәсьәләсе барлыкка килгән. Моның өчен республика ярдәме кирәк. Хәзерге вакытта юл кыр аша һәм аның буенча туристик автобуслар уза алмый, ә тауга кадәр барлык туристлар да җәяү бара алмый.
Күпләр Уразлы авылы янындагы атлар кардасына игътибар итте. Узган җәйдә эшмәкәр Руслан Нуриев монда ат фермасы ачкан, аның базасында нәселле атлар үстерү планлаштырыла. Инде 28 баш ат бар һәм аларның саны артачак. Кунаклар үзләрен фермер сыйфатында сынап карасыннар, атларда һәм атлар җигелгән чаналарда йөрсеннәр өчен фермада 40-50 номерлы эко-отель ачу планлаштырыла. Шулай ук Нуриев туристлардан бушаган көннәрдә фермада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кунакларны бушлай кабул итәргә ниятли.
«Камамбер» сыр заводы директоры Алмаз Насыйров Болгар дәүләтендә яшәгән борынгы Ошель шәһәренең бер өлешен торгызу планнары турында сөйләде. 50 мең квадрат территориядәге проектны «Елга уртасы» глэмпингы белән янәшә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге партнерлар белән сөйләшүләр алып барыла, эскиз проекты әзер. Монда фестиваль урыны да булырга тиеш. Планда һава еланнары, балык, сыр һәм шәраб фестивальләре уздыру каралган.
Наил Вазыйхов хәбәр иткәнчә, быел җәй «Татнефть-Прикамье» флоты базасы причал дивары төзелешенә 600 млн сумнан артык акча биргән. Ул «ТР флоты»на тапшырылачак. Аны тизйөрешле метеорлар һәм зур пассажир лайнерлары өчен тукталыш буларак куллану турында фикер алышалар, бу районга туристлар агымын арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Болар 2025 елның җәендә үк мөмкин булачак.
200 гектар мәй-данга инвестор эзлиләр, аның төп уңай ягы шунда ки, күршесендәге «Гипс компаниясе» ҖЧҖ электр энергиясен мөстәкыйль рәвештә эшләп чыгара һәм арзан энергия ресурслары белән уртаклашырга әзер.
«Камский плес» проекты да телгә алынды, аның инициаторы – Вологда өлкәсе эшмәкәре Виталий Котов чыгыш ясады. Архитектор Татьяна Ивлева белән берлектә алар районда гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм өйрәнү өчен 100 миллиард сумлык ел әйләнәсе эшли торган күп функцияле комплекс проекты төзегәннәр. Әмма әлегә «Камский плес» урнашырга тиешле территория авыл хуҗалыгы җирләреннән рекреация билгеләнешендәге җирләргә күчү стадиясендә. “Кем инвестор булачак?” дигән сорау ачык кала.
Очрашу ахырына шактый уңай нәтиҗә ясалды – түбән рейтинг инвестицияләр юк дигән сүз түгел, инвестицияләр бар, проектлар гамәлгә ашырыла, бәлки, алар ул кадәр масштаблы да, күп тә түгелдер, әмма районда бизнес-активлык та, актив шөгыльләнү таләп ителә торган юнәлешләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев