Район яшьләре үзләренә яңа лидер сайлады
Мәктәп укучыларының үзидарә органы – Беренчеләр хәрәкәтенең җирле Советы оештырылган иде.
Аның беренче рәисе Рудник урта мәктәбе укучысы Азалия Әүхәдиева булды, ул хәрәкәттәге башка балалар белән бергә йөздән артык чара оештырды һәм үткәрде.
«Азалиягә узган уку елы дәвамында алып барган эше, инициативалылыгы, коллективны туплый һәм кайдадыр хәтта кузгата белүе өчен рәхмәтлемен. Мин җирле бүлекчә җитәкчесе булгач, нәкъ менә ул мине беренче булып хуплады, киңәшләрен бирде, юнәлеш күрсәтте, - диде Алинә Шакирова. - Үзенең битараф булмаган тормыш позициясе белән Азалия быел республикабызда волонтерлар өчен оештырылган дәрәҗәле «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясенең «Экология» юнәлеше буенча номинантлар исемлегенә керде. Премиянең бүләкләү өчен өч лауреат сайлап алыначак икенче этабында аңа уңышлар теләп торачакбыз».
Мәктәпнең чыгарылыш сыйныфында укуына һәм алда торган имтиханнарга карамастан, Азалия читтә калмады һәм сайлауларга - Беренчеләр советының яңа рәисе вазифасына кандидатларга теләктәшлек белдерергә килде. Дебатлар 23 октябрьдә Игелек үзәгендә узды. Анда районның җиде мәктәбеннән вәкилләр җыелды.
Кадет мәктәбе укучысы Таисия Корбанова, Рудник мәктәбе укучысы Алия Әхмәтҗанова һәм Кама Тамагы мәктәбе укучысы Алинә Семагина Беренчеләр хәрәкәте эшен яхшырту буенча үзләренең сайлау алды программаларын тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсы лидерлык тәҗрибәсенә ия, шуңа күрә барысы да үзләренә йөкләнгән бурычларны кабул итәргә әзер. Мәсәлән, Алинә үз мәктәбендә рәис урынбасары һәм 2022 елдан бирле «Сәләт» форумында актив катнаша. Таисия хәрәкәттә «Волонтерлык һәм ирекле ярдәмчеләр» юнәлеше лидеры позициясен алып тора, ә Алия «Туризм һәм сәяхәт» юнәлешен җитәкли.
Сайлау нәтиҗәләре буенча, 5 тавыш аерма белән Беренчеләрнең җирле совет рәисе итеп Таисия Корбанова сайланды:
«Беренчеләр хәрәкәтенә кергәч, максатымның районда әлеге яшьләр оешмасының чәчәк атуы өчен барысын да бер идеягә берләшкән зур команда белән бергә эшләү булуын аңладым. Мин ышанам, без бергә уңышка ирешербез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев