Район буенча яңа туристлык маршруты уза
Узган атнада редакциягә Красновидово авыл җирлеге башлыгы Александр Болтаков «Красновидово авылы урамнарына нинди ташлар куялар һәм алар өчен кем җавап бирә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
Без «Идел буе сукмагы» җәяүлеләр проекты турында күп тапкыр яздык, ул Иделнең уң яр буендагы махсус саклана торган 26 табигать территориясен һәм 100 дән артык мәдәни һәм тарихи һәйкәлне үз эченә ала.
Әлеге туристлык маршруты – Иделнең уң як яры буйлап сузылган 350 километр озынлыктагы җәяүлеләр сукмагы. «Идел сукмагы» мобиль кушымтасы аша үзегезнең теләгегезгә һәм әзерлек дәрәҗәгезгә туры килә торган маршрутның теләсә кайсы өлешен сайларга мөмкин.
Без проект җитәкчеләре белән элемтәгә кердек һәм маршрут күрсәткечләре ролен үти торган һәр ташның геодезия челтәренә бәйле булуы, ягъни һәр ташның номеры һәм төгәл координаталары барлыгы турында белдек. Анда шулай ук маршрут атамасы һәм хәрәкәт юнәлешен күрсәтә торган ук урнаштырылган. Бу атнада без шундый күрсәткечне Тәмтедә фотога төшердек, маршрут картасын карадык, аны теләгән һәркем https://tropa.geohub.ru/maps/1259 сылтамасы буенча таба һәм үз торак пунктындагы күрсәткечләрнең кайдалыгын карый ала.
Безнең районда маршрут барлык яр буе торак пунктлары буенча уза. Лабышта ике, Тәмтедә ике һәм ТатЗОС бистәсендә бер урам буенча уза, Рус Бортасын авыл үзәге буйлап кисеп үтә, Красновидовоның өч урамы буйлап уза һәм Яшел тау аша чыгып китә. Аннары маршрут Антоновка авылын урап үтә, Яшелчә авылы һәм Тенеш бистәсенең өч урамы аша уза.
Кама Тамагына маршрут Якты урамы аша керә, Коммуналь, Маяковский урамнары участокларын үз эченә ала, Киров урамы буйлап уза һәм чокыр аша Южная Околицага чыга, анда Гоголь урамы буйлап үтә. Аннары маршрут Лобач тавына юл ала, урман буйлап Заовражный Каратайга төшә, микрорайон аша ике урам буйлап уза һәм Куйбышев Затонына юнәлә.
Биредә туристлар Ульяновск шоссесының зур булмаган участогын, Куйбышев урамнарын узалар һәм яр буйлап Камышлы микрорайонын урап узалар. Кирельскийда маршрут нигездә Түбән урам буйлап уза, алга таба яр буйлап Сөйки кичүенә бара һәм Тәтеш районына таба юл ала.
Бүген район территориясендә 156 күрсәткеч таш урнаштырылган. Шуларның 10 сы Лабышта, 15 е Тәмтедә, 8 е Рус Бортасында, 11 е Красновидовода, 12 се Антоновкада, 2 се Яшелчәдә, 4 се Тенештә һәм әлегә 7 се Кама Тамагында.
– Быел маршрут Кама Тамагында тәмамланачак, - диде проектның кураторы Ольга Хөснетдинова. - Ташлар кую әлегә туктатылачак. Сезнең районда Лабыш авылы янында мәгълүмат стенды, Антоновка янында һәм Яшелчәне узгач ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылды.
Сезон эчендә маршрутның төрле участоклары буенча 15 меңнән артык кеше үткән. Болар без мобиль кушымта аша күзәткәннәре генә, ләкин алар күпкә күбрәк. Шулай ук социаль челтәрләрдә язган фикерләрне укыдык һәм тискәре бәяләмәләр булмавын билгеләп үттек.
Маршрутның беренче чиратын сузу тәмамлангач, ГИСУ аның участокларын ул уза торган районнар балансына тапшырачак. Туристлык маршруты объектларының сакланышы өчен кем җаваплы булачагын районнар үзләре хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев