Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пушкин картасы буенча кул эшләренә өйрәтәләр

Кече Салтык авылының мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен дәүләт программасы – Пушкин картасы кысаларында мастер-класслар үткәрүләрен дәвам итәләр.

Балавыздан шәмнәр

Кече Салтык мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Җиһаншина Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Пушкин картасы буенча чираттагы тапкыр мастер-класс үткәрде.

– Балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класста укучылар мондый декоратив шәмнәрнең тигез януы, сөремләмәве, тәмле исләр чыгаруы һәм аларның парларының бөтенләй зарарсыз булуы турында белделәр, - дип уртаклашты безнең газета белән Фәйрүзә Әнвәр кызы. – Балавыз – табигый материал, ул эштә бик уңайлы, аннан теләсә нинди калынлыктагы шәм ясарга мөмкин. Шәм ясаганда шулай ук фитиль һәм кул астындагы чаралар кулланыла… 

Мастер-класста шәмнәр ясау буенча махсус осталык таләп итми торган уникаль технология һәм ысуллары күрсәтелде. Процесс үзе бик гади, Фәйрүзә Җиһаншина әйткәнчә, иң мөһиме моңа теләк һәм материал гына кирәк…

Энәләр өчен тукымадан декоратив тартма

– Энә тартмасын элек тә – гаиләләрдә кул эшләре киң таралган шөгыль булган заманнарда ук ясаганнар, - диде Кече Салтык китапханәчесе Рәсимә Сабирова. - Менә без Пушкин картасы буенча Ф.Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары өчен «Кабак» энәләр тартмасы ясау буенча мастер-класс уздырырга булдык. Укучыларга беренче энә тартмасының ничек барлыкка килүе һәм аны ни өчен кулланулары турында белү кызыклы булды. Аннары тукыма кисәкләреннән җепләр, энәләр һәм башка чаралар ярдәмендә без балалар белән бергә кабак формасында энә тартмасы ясадык һәм эшләнмәләребезне декоратив элементлар белән бизәдек.

Шулай итеп, әлеге мастер-классларда катнашучылар мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән үз эшләнмәләре аша иҗади мөмкинлекләрен һәм фантазияләрен күрсәтте, ә кул эшләре укучыларны кызыклы идеяләрне тормышка ашыруга, алар күнеккәнчә, виртуаль рәвештә генә түгел, үз куллары белән ясаган эшләнмәләр ярдәмендә җәлеп итүен дәвам итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев