Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профсоюзлар тәҗрибә уртаклаша

Урынбасар Людмила Гатауллина җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы делегациясе Белоруссия хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу кысаларында Минск шәһәрендә булып кайтты.

Мондый элемтәләр хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача, планнарны һәм эшне синхронлаштырырга ярдәм итә.

Татарстан вәкилләре шәһәр поликлиникасында булдылар һәм аның беренчел профсоюз оешмасы эше белән таныштылар.

Татарстаннан килгән делегатлар арасында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе профсоюзы рәисе Илһам Гыймадиев та бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, бу сәфәр тәҗрибә уртаклашу һәм Белоруссиядәге хезмәттәшләрнең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге биргән.

«Якшәмбе, 2 апрель көнне, без Минскига очтык. Барып җиткәч, «Беларусь» кунакханәсенә урнаштык. Программа бик бай иде, без анда тулы ике көн булдык, алар кызыклы һәм файдалы үтте.

Беренчел профсоюз оешмаларының эшен оештыру мәсьәләләре буенча Белоруссиядәге коллегаларым белән аралашу минем өчен кызыклы булды. Без 15 нче шәһәр поликлиникасында булдык, Белоруссия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Минск шәһәр комитеты аппараты хезмәткәрләре белән очраштык, анда профсоюзлар өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштык.

Моннан тыш, безнең өчен экскурсияләр оештырдылар. «Хатынь» мемориалына чәчәкләр куйдык, Беларусь Республикасының Милли китапханәсендә булдык, күзәтү мәйданчыгына күтәрелдек. Бик күп тәэсирләр алдык. Татарстан делегациясе составында Минск шәһәрендә булуыма, кызыклы кешеләр белән танышуыма шатмын, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Илһам Исмәгыйль улы. -Хезмәттәшләребездән өйрәнер нәрсәләр күп, эшләренең ничек оештырылуын  белү кызыклы булды. Профсоюзларга дәүләт зур ярдәм күрсәтә, Белоруссиядә меңгә якын беренчел профсоюз оешмасы исәпләнә, өстәвенә, алар бюджет өлкәсендә генә түгел, коммерцияле оешмалар да профсоюзлар төзи һәм алар актив эшчәнлек алып бара. Уку йортларын тәмамлаучылар, юллама буенча 3 ел үз белгечлекләре буенча эшлиләр (элек совет чорында бездә дә шулай булган), шул ук вакытта аларга дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм күрсәтелә. Шулай итеп, бөтен Белоруссия буенча барлык медицина учреждениеләре кадрлар белән тәэмин ителә, хәтта ерак авылларда да кадрларга кытлык юк. Татарстан делегациясе өчен әлеге сәфәр бик продуктив һәм файдалы булды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев