Предприятиеләрдә эш гөрләп бара
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчү эшләре тәмамланып килә, бер үк вакытта техниканы терлек азыгын урып-җыюга әзерлиләр.
Шулай ук һава шартлары сәбәпле, районда чәчү тулысынча тәмамланмаган, авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканы терлек азыгын урып-җыюга әзерли. Үзара тикшерү узды, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре әзерлекне бәяләделәр, куркынычсызлык техникасын үтәүне искә төшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, 4 майда республикада фаҗигале хәл булды. Чәчү эшләре вакытында 19 яшьлек егет һәлак булды. Аграр колледжның өченче курс студентын чәчү механизмы үзенә тартып алган. Авыр җәрәхәтләр алган егетне Әлмәт үзәк район хастаханәсенә илтәләр, ул шунда вафат була.
20 майда Апас районында ашлык саклагычта төрле эшләр башкаручы 44 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Тикшерү фаразы буенча, хатын-кыз бинаны җыештырганда өстенә кирпеч дивар җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә ул авыр җәрәхәтләр алып, шунда ук үлгән.
Быелгы чәчү вакытында башка аварияләр дә булган, ләкин бәхеткә, кешеләр исән калган. Бу теләсә кайсы эш урынында куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәген тагын бер тапкыр күрсәтә.
Тикшерү вакытында комиссия әгъзалары ике предприятиенең дә эшкә әзер булуын билгеләп үтте. Техника ремотланган, дарулар тартмасы һәм янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган, вак-төяк кимчелекләр бетереләчәк. Эшчеләр нормативлар белән танышкан.
– Терлек азыгы культураларын беренче урып-җыюдан яхшы уңыш көтәргә кирәкми, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. – Аларның үсешенә май салкыннары тәэсир итте. Үсентеләр яшел массаны үстерә башласын өчен, аны мөмкин кадәр иртәрәк үткәрергә кирәк. Һава торышына фаразлар буенча, икенче кат җыелган уңыш мулрак булыр дип өметләнәбез. Техникадан тыш, терлек азыгы уңышы салыначак сенаж чокырларын хәзер үк әзерләп кую мөһим.
– Районда терлекләрнең төп өлеше «Олы Кариле» ҖЧҖда, - диде авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече Госман Камалиев. - Биредә барлыгы 654 баш сыер асрала, шуларның 368 савым сыеры – «Каратал» терлекчелек комплексында һәм 286 баш симертүдәге үгез – Олы Кариледә.
– Бездә берьеллык үләннәр 184 гектар мәйданны били, күпьеллык үләннәр 745 гектарда, моннан тыш, 221 гектар мәйданда силоска кукуруз чәчтек, - дип хәбәр итте газетага «Олы Кариле» ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Сабиров. - Урып-җыюда «Ягуар» һәм чапкыч, өч “КамАЗ” һәм арбалы өч трактор, ике пресслаучы җыйгыч, әйләндергеч һәм йөк төягеч катнашачак.
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖдә хәзерге вакытта терлекләр юк, шуңа күрә күпьеллык үләннәр өчен нибары 90 гектар гына мәйдан бирелгән.
Терлек азыгын урып җыю өчен әзерләнгән техниканы караганда, Илфар Илдар улы бу техника белән 90 гектардан бер көндә җыеп алу мөмкинлеген билгеләп үтте.
Монда өч заманча чапкыч, зур печән әйләндергеч һәм пресслаучы җыйгыч үз сәгатен көтә. Эшчеләр махсус киемнәр белән тәэмин ителгән, эш бәяләре белән таныштырылган.
ЗӨФӘР ТИМЕРХАНОВ «ОЛЫ КАРИЛЕ» ҖЧҖДА ТРАКТОРЧЫ БУЛЫП АЛТЫ ЕЛ ЭШЛИ. УЛ ҮЗЕ КЕЧЕ КАРИЛЕДӘН, АРМИЯ ХЕЗМӘТЕН ҮТЕП КАЙТКАЧ, КАЗАНГА КИТКӘН. АННАРЫ ТҮБӘН КАМАДА ЭШЛӘГӘН, ЛӘКИН ТУГАН ЯКТАН ДА ЯХШЫРАК БЕРНӘРСӘ ДӘ ЮГЫН АҢЛАП, КИРЕ КАЙТКАН ҺӘМ ТРАКТОРДА ЭШЛИ БАШЛЫЙ. АЛТЫ ЕЛ ЭЛЕК ҖИРЛЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРЕДПРИЯТИЕСЕНӘ ЭШКӘ УРНАШКАН. «ҮЗ ЭШЕМНЕ БЕЛӘМ, ТЕХНИКАНЫ ЯРАТАМ, ГОМЕР БУЕ ТРАКТОРДА ЭШЛИМ, БАРЫ «МИЛЕК ФОРМАСЫН» ҮЗГӘРТТЕМ – ЭШМӘКӘР ИДЕМ, ХӘЗЕР ЯЛЛАНГАН ЭШЧЕ БУЛДЫМ», - ДИ УЛ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев