Почта эшләми дип кем әйтте?
Наталья Тушева Варварино почта бүлекчәсе хат ташучысы. РУПСта аның турында бары тик уңай бәяләмәләр генә ишетелә.
- Безнең Наталья Мактау тактасыннан төшми, барлык сату юнәлешләре буенча иң алдынгы хат ташучыларның берсе, - ди Кама Тамагы почта бүлеге җитәкчесе Динә Гомәрова.
- Мин элек фермада сыер савучы булып эшләдем, - ди Наталья. - Ферма ябылгач, эш булмады. Шул вакытта почта җитәкчесе Галина Гундорова пенсиягә чыкты һәм миңа үз урынын тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Башта авыр булды. Әкрен генә өйрәндем. Бездә кибет юк, шуңа күрә сәүдә яхшы бара. Кешеләр азык-төлек сатып ала, мин аларга коммуналь хезмәтләр өчен түләргә булышам. Әлбәттә, алай булырга тиеш түгел, ләкин мин алардан акча җыям һәм экспедитор белән Кама Тамагына квитанцияләр һәм акча җибәрәм. Анда барысын да тикшереп, варваринолыларга чеклар һәм квитанцияләрне кайтаралар. Башкача булмый, пенсионерларның смартфоннары да, компьютерлары да юк, шуңа күрә алар акчалата гына түли ала. Газетага язылу торышы, әлбәттә, бик куанырлык түгел, ләкин мин халык белән эшләргә тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев