Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пластик шешә .... әверелә

Әгәр сезнең газон буш, ә чәчәклекләрләрдә тәнәфес икән, фантазия һәм пластик шешәләр ярдәмгә килә. Әйе, әйе, без чүплеккә ташлаган, йөз ел дәвамында черемәгән, планетабызны пычраткан шешәләр. Оста кулларда алар чәчәк атучы мәккә, кояшкка, хәтта кыңгырауга әверелә икән. Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасында талантларның исәбе юк. Һәр тәрбияче кул астындагы...

Әгәр сезнең газон буш, ә чәчәклекләрләрдә тәнәфес икән, фантазия һәм пластик шешәләр ярдәмгә килә.

Әйе, әйе, без чүплеккә ташлаган, йөз ел дәвамында черемәгән, планетабызны пычраткан шешәләр. Оста кулларда алар чәчәк атучы мәккә, кояшкка, хәтта кыңгырауга әверелә икән. Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасында талантларның исәбе юк. Һәр тәрбияче кул астындагы материалдан кызыклы әзйберләр ясап, балалар мәйданчыгын бизәргә тырыша. Узган елда ук әле әлеге мәктәпкәчә яшьтәге учреждение чәшчәклеген шаян кояшкай бизәгән иде. Быел исә чәчәк утырту өчен вазон итеп бизәлгән иске мичкәләр кушылган. Биредә газонны ачык төстәге мәкләр һәм кыңгыраулар бизи. -Әлеге дизайнер инициаторлары булып тәрбиячеләр Рәшидә Шиһабиева, Оксана Киселева, Йолдыз Мөбәриева, Фәридә Сәлимова чыкты, - ди балалар бакчасы мөдире гөлнара Гыймадиева. - Үз алларына бурыч куеп, тәбиячеләр интернет аша эскизлар табып, эшкә ата-аналарны да җәлеп итте. Шулай итеп мәйданчыгыбыз матурланды, игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Иң мөһиме- алар өлукәннәрне дә, балаларны да бу эшкә тарта алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев