Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пилотсыз системалар мастеры булу өчен дүрт адым

Әгәр районда яшәүчеләр пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзергә карар кылган икән, берничә шартны үтәү зарур.

Район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Рәмис Дәүләтшин моның өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

– Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнү өчен берничә шартны үтәргә кирәк. 1.   Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә. 2.   Гариза язарга, 3.   Контракт төзергә.  4.   Медицина комиссиясе узарга. Шуннан соң гражданин хәрби частька җибәрелә. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 млн сумга кадәр артты. Бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Татарстан бюджетыннан 2,5 млн сум бүлеп бирелә, 400 мең сумны министрлык бирә. РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен ташламаларның киң спектры гамәлдә, – диде Рәмис Хәмит улы. – Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, акчалата түләүгә ай саен өстәмә түләү; гомер һәм сәламәтлекне иминләү, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану. Сугышчыларның гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Аларга кайбер ташламалар, шул исәптән югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юл йөрү һәм башкалар кагыла.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәт итүгә контракт төзергә теләүчеләрне без хәрби комиссариатта көтәбез. Кандидат беренчел параметрлар буенча контракт төзү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматлары сайлап алу пунктына тапшырылачак. Яңа гаскәр сугышчылары оча, йөзә һәм җирдә пилотсыз хәрәкәт итә торган бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Контрактның минималь вакыты – бер ел.

Мөһим:

  1. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә-күрсәтелгән срокка төзелгән контракт автомат рәвештә озайтылмый.
  2. Хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр.
  3. Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай өйрәнүләр узу.

Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында, яки Кама Тамагы, Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан район хәрби комиссариатында алырга була. Тел: 8 (843-77) 2-12-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев