Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патриотик тәрбия яңа дәрәҗәгә чыкты

Кадет интернат-мәктәбе укучылары Мәскәүдә булдылар.

Унынчы сыйныф укучыларын әти-әниләрдән Ольга һәм Валерий Перешитовлар, тәрбияче Равил Рәхмәтуллин һәм педагог-психолог Наталья Гыйззәтова озата барды. Алар илебез башкаласында берничә онытылмас көн үткәрде, кайткач, сәяхәт турында тәэсирләнеп сөйләделәр һәм алган кичерешләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Иван Алексеев: «Мәскәүдә иң кызыклысы Баш ию тавындагы Җиңү музеена бару булды, барлык экспозицияләр чын кебек итеп тәкъдим ителгән иде, очып баручы бомбардировщикларның тавышлары, ату, шартлау авазлары булган интерактив күргәзмәләрне кызыксынып уздык, алар сугыш хәрәкәтләре һәм авиаһөҗүмнәр атмосферасын бик төгәл җиткерде, якты тәэсирләр калдырды. Мин туган илебез башкаласында булган һәркемгә Җиңү музеена барырга киңәш итәм!». 

Сәет Чупрынин да тәэсирләре белән уртаклашты: «Мәскәү үзәгендә Мәңгелек ут янында без Президент полкы каравылының алышынуын күзәттек, алар барысын да югары дәрәҗәдә башкара: сафта атлаулары, хәрәкәтләренең төгәллеге идеаль, алар безгә үрнәк булып торалар. Мәскәүдә музейларда да, төп истәлекле урыннарда да булдык. Бу сәяхәт гомерлеккә истә калачак!»

Алексей Перешитов: «Кремльдәге Корал палатасы, Кызыл мәйдан үзе, Җиңү музее соклану уятты. XV гасырдан XIX гасырга кадәрге кораллар, ул вакыттагы көнкүреш әйберләре, славян, Европа, Азия халыкларының хәрби киемнәре, ата-бабаларыбыз кулланган кораллар бик ошады, барлык экспонатлар бик кызыклы, аларны карыйсы килеп тора. Шулай ук НАТО илләренең техникасын карау, һәр экспонатның тарихын, аның ничек яулап алынуы турында белү бик кызыклы булды, бу күргәзмә зур популярлык казанган, әлеге хәрби трофейларны күрергә теләүчеләр бик күп».

Райнур Шәрәфетдинов: «Мине аеруча НАТО һәм Украинаның хәрби техникасы күргәзмәсе гаҗәпләндерде, ул хәрби операция зонасыннан Мәскәүгә китерелгән, махсус операциядә катнашкан сугышчыларның хәрби машиналар янында һәркайсы турында кызыклы итеп сөйләүләре ошады. Украинаның «Азовец» танкының зурлыгы шаккатырды, безгә аның Украинада ясалган бердәнбер экземплярдагы техника булуы турында әйттеләр. 80 тонна авырлыктагы танк тулысынча тимердән, ләкин ул нәкъ менә авырлыгы зур булу сәбәпле, файдасыз булып чыккан да, танк кара туфракка батып калган, аны сугыш кырында калдырып киткәннәр, ә безнең сугышчылар аны табып алып, Мәскәүгә алып кайтканнар”.
Нгуен Чун-Дык: «Бу минем Мәскәүгә беренче сәфәрем булды, барысы да бик ошады: Баш ию тавы, хәрби техника күргәзмәсе, Корал палатасы, Җиңү музее. Бер генә нәрсәне аерып әйтүе кыен, барысы да тәэсирле булды. Мин һәрвакыт хәрби белгечлек алырга теләдем, ә бу сәяхәттән соң ул теләгем тагын да артты!»

Кадет мәктәбен тәмамлаганнан соң, һәр укучы хәрби югары уку йортына яки хәрби училищега керергә планлаштыра, шулай ук гражданлык белгечлекләре дә карала.

Педагог Наталья Гыйззәтова укучыларның сәяхәт турында бик хисләнеп сөйләвен билгеләп үтте: «Егетләрнең «Армиядә хезмәт итәргә кирәк!», “Хәрби операция зонасына барырга кирәк!”, “Ватан өчен көрәшергә кирәк” дигән сүзләре яңгырап торды. Аңлашыла ки, безнең мәктәпкә балаларның күбесе киләчәктә үзләренең гомерләрен хәрби хезмәт белән бәйләргә теләп килә, бу сәфәрнең якты мизгелләре аларның карарын көчәйтте генә. Шулай ук трофей техникасы күргәзмәсендә егетләребезнең махсус хәрби операция геройлары белән очрашуы бик сөендерде, һәр экспонат турында сугышчылар үзләре сөйләде».

Алексей Перешитовның әти-әнисен кадет интернат-мәктәбендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә күргән идек, алар шулай ук сәфәрнең уңышлы булуын билгеләп үттеләр.
Валерий Михайлович һәм Ольга Вячеславовна сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәр, һәр көнгә план төзегәннәр һәм билетлар сатып алу белән мәшгуль булганнар, алар фикеренчә, мондый чаралар, ил тарихын өйрәнү, белгечләр катнашындагы экскурсияләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашу Ватанның чын патриотларын тәрбияли. 

Валерий Михайлович: “Безнең максат балаларны махсус хәрби операциянең трофей техникасы күргәзмәсе урнашкан Баш ию тавына алып бару, балаларга сугышчыларыбыз кулына килеп эләккән чит ил техникасын күрсәтү иде. Күргәзмә 30 майга кадәр бара, укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен аны күреп өлгерү мөһим булды. Әлбәттә, Җиңү музеенда экскурсиядә булдык –  бу «Халык батырлыгы». Балаларга Бөек Ватан сугышының башлануы, аның Берлин операциясенә кадәрге мөһим этаплары турында тулысынча сөйләделәр. Сәгать ярым вакыт бер сулышта үтте. Барыбызны да 3D-әверелү таң калдырды, аның барышында темага тулысынча чумасың. Бу музейга мөмкин кадәр күбрәк укучылар килә алсын өчен мондый сәяхәтләр кадет мәктәбенең матур традициясенә әйләнсен иде, алар күп мәгълүмат бирә, балаларда ул чактагы сугыш вакыйгаларын кабул итү рәвешен үзгәртә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев