Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пар канатлы булу кирәк

Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм Татарстанда 8 июль көнне тигез гомер иткән, тормыш тәҗрибәләре 25 елдан ким булмаган, тәртипле, тырыш балалар тәрбияләп үстергән күп балалы гаиләләргә РФ Премьер-министры җәмәгате Светлана Медведева җитәкчелегендәге оештыру комитеты тарафыннан расланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" медальләре тапшырыла. Медальнең бер ягы изге Петр һәм Феврониянең портреты белән бизәлсә,...

Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм Татарстанда 8 июль көнне тигез гомер иткән, тормыш тәҗрибәләре 25 елдан ким булмаган, тәртипле, тырыш балалар тәрбияләп үстергән күп балалы гаиләләргә РФ Премьер-министры җәмәгате Светлана Медведева җитәкчелегендәге оештыру комитеты тарафыннан расланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" медальләре тапшырыла.
Медальнең бер ягы изге Петр һәм Феврониянең портреты белән бизәлсә, икенче ягына зәңгәр һәм кызыл төсләргә буялган ромашка рәсеме төшерелгән. Быел әлеге медальгә Олы Салтык авылында яшәүче иңне-иңгә куеп 46 ел гомер иткән Рузалия апа һәм Вәрис абый Гайфуллиннар гаиләсе лаек дип табылды. Башка еллардан аермалы буларак тантана ЗАГС бүлегендә түгел, Олы Салтык авылы клубында узган чәршәмбедә булды. Сәхнә түрендә йомшак урындыкларда матур пар урын алды. Аларга тарихка кереп калачак медальне МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов бу гаилә турында авылда үрнәк, намуслы, бар нәрсәне үз көчләре белән булдырулары хакында сөйләде. Гомер буе икесе дә, балалары да хезмәттә булган. Алар өчен Хөршидә Заһидуллина, Гөлнур Садыйкова, Айзат Гайфуллин, Айрат Кадыйров, Венера, Илназ Гайфуллиннар җыр, бию, татар халык көйләре бүләк иттеләр. Балалары, оныклары, туганнары алар өчен горурланып утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев