Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озак яшәү өчен актив булырга кирәк

«Камские зори» социаль ярдәм үзәге «Гомернең иң күркәм чоры» дип аталган проектны гамәлгә ашыра.

Проект коммерцияле булмаган оешмалар арасында Министрлар Кабинеты гранты алу буенча республика бәйгесендә җиңү яулады.

- Безнең үзәкнең эшчәнлеге өлкән яшьтәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, - диде учреждение җитәкчесе Ләйсән Садыйкова. – Шуңа күрә тернәкләндерү хезмәтләренең сыйфатын яхшырту, бу кешеләрне актив мәдәни-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, кызыксынулары буенча аралашу мөмкинлеге булдыру нәтиҗәсендә, үз карамагыбыздагы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашырып, коллективыбыз үз алдына куелган бурычларны тулысынча үти. 

Проектчылар һәм башкаручылар – “Камские зори” хезмәткәрләре: ЛФК инструкторы Ирина Герасимова, хезмәт буенча инструктор Валентина Пономарева һәм психолог Алинә Миннегалиева, аны сентябрь аенда Елена Воронова алыштырды. Үзәктә сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер төркемнәре, шулай ук өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның психологик һәм физик сәламәтлекләрен яхшыртуга юнәлдерелгән иҗади түгәрәкләр булдырылган.

-Проект үзе өч өлешкә бүленә: ЛФК (дәвалау физкультурасы), арт-терапия (мольбертларда рәсем ясау) һәм хезмәт белән дәвалау (текстиль курчаклар тегү), - дип сүзен дәвам итте Ләйсән Илгиз кызы. – Мәсәлән, проект кысаларында оештырылган “Зоренька” клубына йөрүчеләр текстиль курчаклар тегәләр, биредә коммуникатив функция – өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның коллективтагы эмоциональ халәте, релаксация –  эмоциональ киеренкелектән арыну, үсеш функциясе – психик процесслар (хәтер, игътибар, кабул итү) һәм моториканы үстерү, шулай ук өйрәтү функциясе – әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүматка баю башкарыла. Проектны гамәлгә ашыру барышында булдырылган “Рәссам” клубында арт-терапия (сәнгать белән дәвалау) уздырыла. Бу шөгыльләрнең төп максаты: терапиядә катнашучыларның психик халәтен нәфис сәнгать аша гармонияләштерү, аларның үз-үзләрен танып белү һәм шәхес буларак күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру. 

Дәвалау физкультурасы (ЛФК) – “Камские зори” үзәгендә тернәкләнү узучыларны заманча комплекслы дәвалауда, һичшиксез, мөһим элементларның берсе. Проект кысаларында “Сулыш” клубында индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләр уздырыла, биредә инновацияле алымнар кулланыла, мәсәлән, Стрельникова методикасы буенча гимнастик келәмнәрдә күнекмәләр ясыйлар. Стрельникованың сулыш гимнастикасы күнекмәләре гәүдәнең барлык өлешләрен дә: кул-аякларны, башны, билне, корсак прессын, җилкәне эшкә җигә.  Барлык күнекмәләр дә бер үк вакытта кыска, әмма бик актив сулыш алу белән бергә башкарыла. Бу вакытта организм кислородка байый һәм алмашыну процесслары күзәнәк дәрәҗәсендә активлаша, эчке тукымаларның сулавы яхшыра, тукымаларның кислородны кабул итү дәрәҗәсе арта.

Шулай ук грант акчасына алынган «Аэроб Нью» тренажерында шөгыльләр уза, алар өлкәннәргә һәм инвалидларга көндәлек  мәшәкатьләрен һәм проблемаларын онытып торырга, үзләрендә спорт формасы булдырырга һәм аны камилләштерүгә игътибарларын юнәлдерергә ярдәм итә.

-Проектыбызны гамәлгә ашыру октябрь азагында төгәлләнә, - ди Ләйсән Садыйкова. – Дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен грант акчасына спорт инвентарьлары һәм җиһазлар, курчаклар ясау өчен җыелмалар һәм җиһазлар, шулай ук арт-терапия өчен мольбертлар һәм рәсем ясау җыелмалары алдык. Ә иң мөһиме – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм өлкәннәр тернәкләндерү чаралары нәтиҗәсендә организмнарының ресурсларын актив куллана башлады. Шуңа күрә “Гомернең иң күркәм чоры” проекты өлкән кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерү буенча яңа мөмкинлекләр бирде һәм безнең үзәккә мөрәҗәгать иткән һәркемнең, сәламәтлеген ныгытып һәм актив тормыш рәвеше белән яшәп, әйләнә-тирәдәгеләр белән эмоциональ бәйләнешне җайга салып,  үзенең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бар.   

Шул рәвешле, спорт белән шөгыльләнеп һәм иҗади ял итеп, кызыксынулар буенча клубларда даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә физик активлык, иҗадилык, психологик киеренкелектән арыну һәм социаль ярдәмнең башка төрләре тернәкләндерү процессында катнашучы һәркемгә физик һәм иҗади яктан актив булырга, шул ук вакытта гомерне озынайтып кына түгел, тормыш сыйфатын да яхшыртырга ярдәм итә. Бу вакытта кеше үзен ялгыз хис итми һәм ул белә: алда – гомернең иң күркәм чоры... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев