Осинники авыл җирлеге
Осинникида елдан-ел гражданнар җыелышларында клубны ремонтлау мәсьәләсе күтәрелә.
Биредә ун елдан артык түбәдән су үтә, нәтиҗәдә стеналар юешләнә һәм җимерелә, җылылык тормый. Ә менә әлеге мәдәният йортында кышын да, җәен дә эш тынмый. Биредә ел әйләнәсе авыл халкы өчен чаралар үткәрелә. Хәтта гражданнар җыелышы да сугыш турындагы китапларга күзәтүдән башланды. Бу хакта китапханәче Любовь Каракова сөйләде. Ә клуб директоры Алевтина Мартьянова клуб эше турында презентация тәкъдим итте. Авылда каникуллар чорында балалар күп җыела. Алар өчен елына дүрт ай дәвамында бик күп кызыклы танып белү, тәрбия чаралары үткәрелә. Балалар көн буе клубта – кул эшләре белән шөгыльләнәләр, обелиск тирәсен җыештырырга булышалар, авыл халкы өчен театр тамашалары әзерлиләр.
Авылда икенче мөһим проблема – кибет булмау.
– Автолавка даими килми, товар ассортименты ярлы, әмма иң мөһиме – безгә ипи җитми, - ди халык. - Ә күптән түгел Тәмтедә аптека ябылды, без дә даруларсыз калдык.
Авылда нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яшәвен исәпкә алсак, бу осинникилылар өчен генә түгел, ә соңрак ачыкланганча, тәмтелеләр өчен дә бик актуаль проблема булып чыкты.
Җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев халыкның «Үзара салым» программасында актив катнашуын һәм җыелган акчаларның авылны төзекләндерүдә файдаланылуын билгеләп үтте. Быел планлаштырылган сумманың 60% тан артыгы җыелган. Ә былтыр җыелган акчага янгынга каршы савыт сатып алганнар.
– Авыл халкына басуларда салам җыярга рөхсәт биргән «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Александр Карасевка рәхмәт белдерәм. Авылдашыбыз Василий Храменковка бик зур рәхмәт, чөнки ул саламны төргәкләп, кешеләрнең өйләренә ташыды. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: үзегезнең йорт тирәсен кемнеңдер җыештырганын көтәргә кирәкми. Халыкның күпчелеге өмәләрдә, зиратны җыештыруда актив катнаша, әмма җәмәгать эшләреннән читтә калучылар да бар.
Авыл халкы алдында «Тәмте» аерым посты җитәкчесе Владимир Арсенов чыгыш ясады. Бу команда безнең һәм Югары Ослан районнарындагы 15 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Эш күп, шуңа күрә халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим.
Җыелышта шулай ук хәрби операциядә һәлак булган Максим Гыйльметдиновка мемориаль такта кую турында бертавыштан карар кабул иттеләр. Ул авылда тумаса да, сугышка Казаннан китсә дә, аның бабасы Бөек Ватан сугышына Осинникидан киткән, әбисе озак еллар биредә эшләгән.
Илфат Вәлиев Әхәт Хәйретдин улына һәм аның тормыш иптәше Люция ханымга авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук якын арада райондагы барлык биотермик чокырлар консервацияләнәчәге, алга таба район ветеринария җәмгыятенең хайван мәетләрен утильләштерүгә чыгару өчен махсус машиналар белән җиһазландырылачагы турында хәбәр итте.
Җыелыш азагында Илнур Гыйниятов Геннадий Арлановка һәм Тамара Лазаревага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, Мария Шәрәфетдиновага район башлыгы грамотасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев