Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ОныкларыҺәм оныкчыклары гына түгел, оныкчыгының баласы да бар

Бәрлегуҗадан язылучыбыз Флюра Гайфуллина сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын үз башыннан кичергән, бүген инде аның яше 90 нан узган. Олы яшьтә булуына карамастан, ул безнең газетаны бик теләп укый, кызы Әлфия бу елга да газетага язылган.

Флюра Касыйм кызы сугыш һәм сугыштан соңгы чорларны әле дә тетрәнеп искә ала – озак барган аяусыз сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән илдә исән калу өчен көнне төнгә ялгап авыр эшләрдә эшләү, суык, ачлык газабы, кием-салым булмаудан күргән авырлыклар аның хәтеренә мәңге уелып калган.

Фермада эшләгән, Хәйдәр Гайфуллин белән гаилә корган, алар өч бала – бер кыз һәм ике ул үстергәннәр.  Ире вафатыннан соң, язмабыз героена ялгызы гына яшәү кыенлаша, һәм аның янына кызы Әлфия һәм кияве Флер кайткан. Медицина көллиятен тәмамлаган Әлфия булачак ире белән Ижауда танышкан, алар анда гаилә корган, ике бала – Лилия һәм Маратны үстергәннәр. Балаларының инде хәзер үз гаиләләре, үз мәшәкатьләре. Әниләре ялгызлыкны тоймасын өчен,   Әлфия    белән   Флер Ижаудан Бәрлегуҗага   күченеп кайтканнар һәм инде 5 ел Флюра Касыйм кызын тәрбиялиләр, ул исә бик  бай – 5 оныгы, 9 оныкчыгы, 1 оныкчыгының баласы бар. Ә без бүләк уйнатуда җиңгән озын гомерле әбигә бүләген тапшырып кайттык. Аның алга таба да якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, 100 яшенә җитүен телибез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев