Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Онык һәм дәү әни компьютер артында бергә

Июньдә Казанда «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча чемпионат булды, анда якташларыбыз да бар иде.

Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ислам Миңнуллин дәү әнисе Разия Мәхмүт кызы белән чемпионатта катнашты.

Казанга финалга килгән 180 катнашучы алдан ук муниципаль этапларны узды: командалар көндезге форматта ярышты, ә җиңүчеләр үз муниципалитетларын республика башкаласында тәкъдим итү хокукына ия булды.

Чемпионатта катнашучыларны республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина сәламләде.

Эльмира Зарипова Казанда ярышларның инде икенче ел рәттән узуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, узган юлы гаризаларны йөз унбиш кеше биргән, ә быел бу сан йөз сиксәнгә кадәр арткан. Катнашучылар Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан диярлек килде.

"Көмеш яшь вәкилләренең үзләре активлык күрсәтеп кенә калмыйча, оныкларын да алып килүләре бик күңелле, - диде Эльмира Зарипова. - Бу чын гаилә компьютер белеме бәйрәме".

Ул шулай ук быелгы чемпионатның рекордчыларын билгеләп үтте. Иң өлкән катнашучы Рифкать Зариповка сиксән дүрт яшь. Ә иң яшьләре – Кама Тамагыннан тугыз яшьлек Ислам һәм Саба районыннан София балалар һәм пенсионерлар бер командада эшләячәкләр, бер-берсенә ярдәм итәчәкләр: яшьләр өлкәннәрне заманча хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтәчәк, ә өлкәннәр яшьләр белән тормыш зирәклеге белән уртаклашачак.

Чемпионат кысаларында катнашучылар интернетта һәм электрон сервислар: смартфонда Max мессенджерында эшләү, дәүләт хезмәтләре сайтында, нейрочелтәрләр һәм интернетта мәгълүмат эзләү кебек гамәли мәсьәләләрне хәл иттеләр.  

Ислам "Иң яшь катнашучы номинациясендә билгеләп үтелде.

Өстәвенә, Ислам компьютер технологияләре белән генә мавыгып калмый, дәү әнисе Разия Миңнуллина белән бергә Ватанны саклаучылар өчен маскировка челтәрләре үрә. Шулай итеп, бу гаиләдә буыннар бәйләнеше, күргәнебезчә, нык һәм ышанычлы, бу бик куанычлы.

Сүз уңаеннан, безнең районнан «Өлкән буын» номинациясендә пенсия яшендәге педагоглар – Елена Матвеева белән Марат Саттаров, һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны Евгений Матросов тәкъдим итте, алар муниципаль сайлап алу турнирында иң яхшылары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев