Өмәләр башланды
Ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр муниципаль районнарда санитар-экологик икеайлык үткәрелә.
– Безнең районда икеайлык эшен координацияләү өчен район штабы булдырылды, аның җитәкчесе – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Баржанов, икеайлык чорында ведомство буйсынуындагы һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру буенча чаралар планы төзелде, - дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов. - План буенча предприятие, оешма, идарәче компания җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына торак пунктларны, учреждениеләр урнашкан территорияләрне җыештыру буенча өмәләр оештырырга, шулай ук чәчәк түтәлләре, агачлар һәм куаклар утыртылачак участокларны тәртипкә китерергә, йортларның, предприятие, оешма биналарының фасадларын ремонтлау эшләрен башкарырга, җирлек башлыкларына рөхсәтсез булдырылган калдыкларны ташлау урыннарын бетерү буенча чаралар күрергә, яр буе зоналарын, пляжларны, скверларны, паркларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын, автомобиль юллары кырыйларын санитар җыештыру буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
Территорияләрне җыештыру, чистарту һәм санитар карап тоту бурычлары, оештыру-хокукый формасы нинди булуга карамастан, физик һәм юридик затларга йөкләнә. Бу муниципаль район җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрендә беркетелгән.
Шулай итеп, идарәче оешмалар күп фатирлы йортларның йорт яны территориясен, шулай ук йорттан 5 метр радиустагы участокларны яки юлның машиналар йөри торган өлешенә кадәр тәртиптә тотарга тиеш.
Социаль өлкә учреждениеләре үз җир кишәрлеге чикләрендәге, шулай ук бинаның алдын – урамның машиналар йөри торган өлешенә кадәр 10 м радиустагы территорияне тәртиптә тоталар.
Барлык милек рәвешендәге предприятиеләр һәм оешмалар бинага керү юллары, тротуарлар, аларга якын коймаларның төзеклеге һәм чисталыгы өчен җаваплы.
Торак йорт хуҗалары, төзек- ләндерү кагыйдәләре буенча, үз җир кишәрлекләре чикләрендә һәм йортлар алдында 5 метрга кадәр яисә урамның машина йөри торган өлешенә кадәрге территорияне чиста тотарга тиеш.
Базарларның, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмаларының идарәче компанияләре җир кишәрлеге чикләрендәге территориядә һәм участок чигеннән алып урамның машина йөрү өлешенә кадәр 50 м радиустагы янәшәдәге территориядә тәртип өчен җавап бирәләр.
– Узган елларны анализлау күрсәткәнчә, оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр үзләре урнашкан һәм беркетелгән территорияләрне санитар чистартуда актив катнаша, - диде Геннадий Вахромов. – Тик эшмәкәрләр турында алай дип әйтеп булмый. Кибет, кафе биналары тирәсендәге территорияләр чүпләнгән, керү юлындагы плиткалар ватылган, бинаның фасадлары буялмаган, чәчәкләр утыртылмый.
Киселгән агачларны, ботакларны, куакларны, коры үләннәрне бункерларга, контейнерларга салу яки контейнер мәйданчыгы янәшәсенә кую мәсьәләсе буенча төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә аерым тукталасым килә. Закон буенча, каты көнкүреш калдыкларына торак урыннарда физик затлар тарафыннан куллану процессында барлыкка килә торган калдыклар керә. Ботаклар, куаклар каты көнкүреш калдыкларына керми, шуңа күрә аларны бункерларга салырга, контейнер мәйданчыклары янына куярга ярамый. Моның өчен кисәтү яки 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев