Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олылар балачакка кайтты, балалар әкияттә булды

«Добродело» фонды ярдәме белән район балаларына Казан циркына бару мөмкинлеге булды. Әлеге фондның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең гаиләләре өчен уздыра торган хәйрия акцияләре турында инде язганыбыз бар иде.

Бу юлы да Фидаил Шиһапов җитәкчелегендәге фонд Казанга циркка бару өчен  балалар һәм аларның ата-аналарыннан төркем җыю тәкъдиме белән чыкты. Әйтелгән – эшләнгән. Мәгариф хезмәткәрләре балалар исемлеген әзерләде, озатып йөрүчеләрне һәм педагогларга ярдәм итүче ата-аналарны билгеләделәр.

– Бу мәсьәләләр белән мәгариф идарәсе методисты Лилия Миңнуллина һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Эльмира Хәйруллина шөгыльләнде, - дип хәбәр итте газетага мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова.

– Беренче көнне без 38 экскурсант җибәрдек, алар арасында 26 бала һәм 12 ата-ана бар иде. Яшь ярымнан алып 17 яшькә кадәрге балалар рәхәтләнеп сәфәр кылып кайтты, – диде мәгариф идарәсе методисты Илфира Гыйматдинова. – “Бэркут” МУП ике мәктәп автобусы бирде.

– Мин балаларны икенче көнне озатып йөрдем, - диде Лилия Миңнуллина. – Без 26 кеше идек, шуларның 19 ы балалар. «Бәхеткә цирк» дип аталган тамаша карадык, аннары Татарстан Республикасының Милли музеенда булдык. Барысы да  канәгать калды.

Сәфәрдә катнашучылар да социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тәэсирләре белән уртаклашты:

«Бик зур рәхмәт, сәфәр уңышлы булды, олылар, бер мизгелгә булса да, үзләрен балачакка кайттып килгәндәй хис итте, ә балалар әкият дөньясына эләккәндәй булдылар. Барысы да ошады, бик күп уңай тәэсирләр алдык, алар безнең күңелләрдә озак сакланыр».

“Оештыручыларның барысына да рәхмәт, көнне матур үткәрдек, цирк тамашасы искиткеч булды».

“Барлык оештыручыларга да күңелле сәфәр өчен рәхмәт, без бик канәгать, балаларга барысы да ошады».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев