Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олыбортаслылар чиста судан файдалана

Олы Бортас авыл җирлегендә халыкны чишмә суы белән үзәкләштерелгән тәэмин итү буенча җитди эш башкарылган.

Бу турыда үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев сөйләде.

Гражданнар җыелышларында халык район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Наил Альберт улы, йортларга чиста һәм барлык таләпләргә туры килә торган су килсен өчен, зур эш башкарып һәм кирәкле документларны әзерләп, максатчанлык һәм тырышлык күрсәткән авыл җирлеге башлыгының һәм авыл халкының моңа зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Халык биргән сораулар нигездә авыл хуҗалыгы өлкәсенә һәм сөт бәяләренә кагылышлы иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев авылларда сөт җыю бәясенең бөтен җирдә дә кимүен билгеләп үтте, әмма безнең районда бәяләр күрше районнардагы белән чагыштырганда югарырак.

Элек халык авылда кабан дуңгызлары йөрүдән зарлана иде, быел андый проблема юк.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җыелышларда актив катнаштылар, сораулар күп булды, бергәләп аларны хәл итү юлларын табу өчен конструктив рәвештә фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев