Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Салтык авыл җирлеге

Җирлек составына керүче өч авылда 380 кеше яши, биредә өч клуб, ике ФАП, бер балалар бакчасы, ике кибет һәм «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ ашлык киптерү комплексы урнашкан.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 288 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 124 е – савым сыерлары. Ике КФХда 135 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 55 е – сыерлар.

Төзекләндерү мәсьәләләрендә җирлеккә халык актив ярдәм итә. Илдар Талипов, Рафис Гайфуллин, Альфред Садыйков, Хәмит Рәфыйков җирлек техникасында һәм шәхси техникада кышын урамнарны кардан чистарталар, җәен үлән чабалар.

Санитар икеайлык вакытында халык берничә өмәдә актив катнашкан, йорт тирәләрен, социаль объектларны, юл буйларын җыештырганнар. Берничә законсыз оештырылган чүплек юкка чыгарылган. «Ләкин Данышта бер чүплек калды, аны бетерергә кирәк, – диде җирлек башлыгы.– Кешеләр башка чүпләмәс, безгә вакытыбызны һәм көчебезне чүплекләр белән көрәшкә сарыф итәргә туры килмәс дип өметләнәм. Шулай ук Даныш клубы янында җыештыру эшләре башкарылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды. Биредә авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча заманча матур обелиск төзелде.

Җирлектә яшәүчеләр төрле мәдәни чараларда актив катнашалар. Быел без истәлекле датага – якташыбыз драматург Туфан Миңнуллинның юбилеена актив әзерләнәбез. Бәйрәм Олы Мәрәтхуҗа авылында язучының музей-йортында узачак. Район үзәгендә узган «Гасырлар кайтавазы» бәйгесендә безнең җирлектән Нәбиуллиннар- Йосыповлар, беренче урынны алган Сафиннар гаиләсе катнашты».

“Үзара салым” программасы буенча җирлек халкы 180 мең сум акча җыйган, финанслаганнан соң бу сумма 900 меңгә җиткән.  Акчаларның төп өлеше барлык өч торак пунктта да урам юлларын ремонтлауга тотылачак. Калган акчага Олы Салтыкта обелиск һәм зират, Данышта чишмә төзекләндереләчәк, шулай ук авыл урамнарында үлән чабылачак.

Халык Олы Мәрәтхуҗага кадәрге юлны, Даныш мәчетен ремонтлау, сулык тирәсендәге авария хәлендәге агачларны кисү мәсьәләләрен күтәрде.

Мәчет буенча Галимулла хәзрәт Яруллин җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, авылда имам юк, мәчет эшләми, сәдака җыймыйлар, шуңа күрә ремонт ясарга акча юк. Кешеләр мәчеткә йөрсен өчен иганәчеләрне эзләргә һәм имам сайлап куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев