Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Кариле авылының легендар шәхесе

15 октябрьдә авылдашыбыз – Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештырган, 33 ел буе аның директоры булган, режиссер, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, беренче Тукай бүләге иясе, бик күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераны буларак сугышчан бүләкләргә дә ия булган авылдашыбыз Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның тууына 116 ел булды.

Минзәлә драма театры аның туган көне уңаеннан Сабир Өметбаев исемендәге шахмат, шашка турнирлары үткәрде. Ләкин аның туган авылында да, районда да, укучылар арасында да, зурлар арасында да мондый чаралар узмый, планлаштырылмый. Ә бит Сабир Өметбаев районның иң мәртәбәле, легендар, бөек шәхесе. Ул нинди авыр чорларда да Минзәлә театрына нигез салган, аны оештырган кеше. Мәскәүдә узган конкурста бортлы «ГАЗ-51» машинасы белән бүләкләнгән коллектив җитәкчесе, бөек Туфан абыйның остазы. Туфан Миңнуллин үзенең бер язмасында аның турында «Сабир абый миннән драматург ясады» - дип яза. Безнең авылда да, районда да аның исемен киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча бик күп эшләр башкарасы бар. Болар: балалар һәм яшьләр белән аның исеменә бәйле булган күп кенә конкурслар, ярышлар үткәрү, биографиясен, тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәм өйрәтү. 

Якташыбызның онытылган исемен кире кайтару буенча бик авыр, озакка сузылган (8 - 10 ел) эшләр башкарырга туры килде. Хәзер авыл мәдәният йорты аның исемен йөртә, мәдәният йорты фойесына аның бюстын куюга ирештек, шунда ук аның тормыш һәм ижат юлын яктырткан, шулай ук ул оештырган Минзәлә театры белән бәйле бик зур стенд, китаплар, материаллар урын алды. Мәдәният йорты каршында аның исемендәге чыршы үсеп утыра. Ә инде олы юл белән авыл арасында, Сабир Өметбаевның Олы Кариле авылында туып-үскән күркәм шәхес булуын аңлатып, зур элмә такта тора. Аның 116 еллык туган көне уңаеннан җәй буе чәчәккә күмелеп торган элмә такта алдына киләчәктә бик матур чәчәк ата торган куак утыртылды. 

Киләчәктә хезмәт һәм сугыш ветераны, данлыклы якташыбыз Сабир Өметбаевның исемен авыл - район күләмендә таныту буенча мәктәп, мәдәният йорты, авылдашлар тарафыннан зур күләмле эшләр башкарылыр дип өметләнәбез.

Илсур Кәримуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев