Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Кариле авыл җирлеге

Олы Кариле авыл җирлеге составына дүрт авыл керә: Олы һәм Кече Кариле, Чаллы һәм Бәби авыллары, аларда бүген 480 кеше яши. 2024 елда биредә ике бала туган һәм 10 кеше вафат булган.

Җирлектә ике китапханә, ике ФАП, бер почта бүлекчәсе, ике мәчет, бер КФХ, өч кибет эшли. Шулай ук мәктәп бар, анда 13 укытучы хезмәт куя һәм 31 укучы белем ала. Балалар бакчасына 13 бала йөри.

2024 елда авыл җирлегендә 222 баш мөгезле эре терлек асралган (шулардан 94 е – савым сыеры), 23 баш ат, мең ярымнан артык авыл хуҗалыгы кош-корты, 274  умарта оясы, 247 баш сарык, 11 баш кәҗә. Барлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлекләр өчен субсидияләрне вакытында ала.

Җирлек башлыгы Фарук Госман улы билгеләп үткәнчә, ел саен юл буендагы территорияләрне, зиратларны, авылларны чистарту буенча чаралар үткәрелә. Бәйрәмнәр уздырыла, җәй көне аеруча күп чаралар үткәрелә, шул исәптән каникулга кайткан балалар өчен дә.

Олы Кариле авылындагы административ бинага пандус урнаштырылган. Яңа обелиск төзелә, яктырткычларны алыштыру эшләре алып барыла.

Олы Кариле һәм Чаллы авылларында зиратка таба юлга вак таш түшәлгән. Чаллыда законсыз чүплекләр бетерелгән. 

“Үзара салым” программасы буенча халык 500 әр сум акча җыйган. Төп акчалар юлларны ремонтлауга һәм вак таш түшәүгә, яңа обелиск төзелешенә, Кече Кариле чишмәсен ремонтлауга, тракторга кирәк-ярак сатып алуга тотылган. 

2025 елда Чаллы авылында яңа ФАП төзү һәм мәдәният йортын ремонтлау планлаштырыла.

Җәй көне  балтырган үскән территорияләр чабылып, гербицидлар белән эшкәртелгән.

Район башлыгы Наил Вазыйхов билгеләп үткәнчә, бу җитди проблема, бар халыкка да эшкә кушылырга, үсемлекне иртә чорда бетерергә кирәк. «Аны үз кишәрлекләрегездән һәм йорт яны территорияләреннән алып ташлагыз, чөнки үсемлекнең серкәсе дә сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин». 

Наил Альберт улы авылларда ташландык йортларның күп булуын, аларның хуҗаларын табарга һәм участокларны, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүләрен таләп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Бу беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы өчен кирәк. Бакчачылар шулай ук территорияне коры үләннән чистартырга тиеш».

Олы Кариле халкы янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәп, әмма янгынга каршы махсус режим чорыннан тыш, яндырырга мөмкин булган зур габаритлы чүп-чарны утильләштерү мәсьәләсе буенча фикер алышты.

«Бездә һәр җирдә йомшак сулы чишмәләр бар, ә суүткәргеч аша скважинадан каты су килә. Су белән тәэмин итү өчен чишмәләргә тоташырга ярдәм итегезче». 

Район башлыгы эчә торган суның сыйфатына карата билгеле бер таләпләр барлыгы, шуңа күрә башта барысын да тикшерергә кирәклеге турында әйтте.

Халык мобиль интернет булмаудан һәм үткәргечле интернетның сыйфатыннан зарланды.

Наил Альберт улы әйтүенчә, программалар ярдәмендә Балтач һәм Келәнчедә яхшы мобиль элемтә һәм өзлексез интернет барлыкка килгән, әмма программага мобиль элемтә булмаган торак пунктларны кертәләр. Программага керүнең барлык мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк.

Җыелыш азагында район башлыгы бар халыкка “Үзара салым” программасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде, аның ярдәмендә авыл җирлекләрендәге торак пунктларда күп эш башкарып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев