ОЛЫ КАРАМАЛ: гомерләрне коткарып калган ак күбәләкләр
Олы Карамал авыл мәдәният йортында якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Ак күбәләкләр» спектакленең премьерасы булды.
Мәдәният йорты мөдире Фирдәвес Әскәрова җитәкчелегендәге театр коллективы инде 17 ел эшләп килә һәм олыкарамаллыларның һәр чыгышы залда тулы аншлаг белән уза, бу гаҗәп тә түгел – артистлар уйнап кына калмый, алар сәхнәдә үз геройларының язмышы белән яши. Әгәр бу геройларны барлыкка китергән автор берничә елдан бирле комедиядән алып драмага кадәр төрле жанрдагы пьесалар язучы авылдашлары Гөлшат Мөхәммәтшина да булса, артистларның эше уңышка ирешәчәге алдан ук билгеле.
Бу юлы Гөлшат Тәлгать кызының «Ак күбәкләр» дип аталган яңа пьесасы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. 9 Майда халкыбыз Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә бу кичтә, бөек бәйрәмгә берничә атна кала, Олы Карамал мәдәният йортының тамаша залын авыл халкы гына түгел, Кама Тамагыннан, күрше авыллардан килгән театр сөючеләр дә тутырды. Мәүлия Әкбәрова һәм Гүзәлия Гәрәева спектакльне карарга һәм Мәүлия апаның туганнан туган сеңлесе Фирдәвес Әскәрова җитәкчелегендәге иҗат коллективын алкышларга Югары Ослан районыннан ук килгәннәр. Һәм менә залда ут сүнде, сәхнәдә хәрби-кыр госпитале, ә залда – яңа вакыйга буласын көтеп, бар игътибарын сәхнәгә юнәлткән тамашачылар…
Гөлшат Тәлгать кызы үзенең әлеге яңа пьесасын Бөек Җиңүнең юбилей елында фин сугышыннан кайтып, Бөек Ватан сугышына киткән һәм әйләнеп кайтмаган бабасына багышлавы турында әйтте. Бабасы ул чакта бер яшьлек кенә булган улын (Гөлшат ханымның әтисен) күреп өлгергән, ә хатыны, ирсез калып, өч баласын ялгызы гына тәрбияләп үстергән.…
«Ак күбәләкләр» солдатларның гомерләрен саклап калган табибларны, шәфкать туташларын искә алу гына түгел, ак күбәләкләр – сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган миллионнарның җаннары да.
– Пьесаны язганда, шул чор вакыйгаларына бәйле тарихи документларны өйрәндем, - дип уртаклашты автор. - Ул вакытта госпитальләрдә кулланылган даруларның исемнәре, сугыш барган урыннар – барысы да чынбарлыкка туры килә. Ә спектакльдә Борис Петрович якыннарына дип Настяга әйтеп яздырган хат – бер солдатның фронттан Олы Кариледәге гаиләсенә язган чын хаты, ул сакланып калган һәм хәзер, 80 елдан артык вакыт узгач, тамашачылар да аны ишетте…
Кешеләр туган җирләренә тынычлык алып килгән ата-бабаларын онытмасалар һәм хәтерләсәләр, ә сәнгать, якташларыбыз иҗаты ярдәме белән әлеге тарихны сакларга ярдәм итсә, чорлар һәм буыннар арасында әнә шундый бәйләнеш барлыкка килә. Һәм спектакльнең күңелле финалында геройларның җиңүдән соң, бер елдан очрашканнарын күргәч, чын күңелдән көтсәң, бәхет һичшиксез әйләнеп кайтыр дигән өмет туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев