Олы Карамал авыл җирлеге
Җирлек составына дүрт авыл керә, аларда барлыгы 260 кеше яши.
Җирлектә хуҗасыз объектларны авыл җирлеге башкарма комитеты милке итеп рәсмиләштерү һәм соңыннан аларны эшмәкәрләргә тапшыру буенча актив эш алып барыла. Нәтиҗәдә бүген җирлек территориясендә ике кече предприятие – аскуймалар җитештерү цехы һәм узган елның декабрендә ачылган май цехы эшли, хәзерге вакытта аның продукциясе сертификация уза һәм май тиздән сатуга чыгачак.
Республика программасы буенча юл идарәсе хезмәте көче белән Олы Карамалга кадәр юлның бер өлеше асфальтланган.
Авыл җирлеге 2 млн сумлык республика гранты акчасына трактор өчен асылмалы җайланмалар һәм тагылма сатып алган. Бу җирлекнең территорияләрне төзекләндерү эшен шактый җиңеләйтәчәк.
Барлык авылларда да үзара салым буенча җыеннар узган, нәтиҗәдә 148 900 сум җыелган, финанслаганнан соң сумма 744 500 сум тәшкил иткән. Акчалар урам юлларын ремонтлауга һәм кышын кардан чистартуга, җәйге чорда төзекләндерү эшләрен башкаруга, Архангель Келәре авылы зиратын төзекләндерүгә тотылачак.
Учреждение хезмәткәрләре – авыл җирлегенең төп ярдәмчеләре. Алар җирлек тормышында актив катнаша – ел дәвамында төрле чаралар узган, анда катнашучылар һәм тамашачылар күп булган. Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук төзекләндерү буенча да зур эш башкара. Олы Салтык авыл җирлеге чигеннән Уразлы авыл җирлеге чигенә кадәр юл буе территориясен, шулай ук җирлекнең барлык торак пунктларына кадерге юлларны чүп-чардан чистартканнар.
Җирлек районда беренче булып халыктан каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешүләр әзерләгән. 2024 елның беренче яртыеллыгында график нигезендә чүп-чар вакытында чыгарылган. Яз көне территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелгән. Чүп җыюдан тыш, баганаларны агартканнар, «Чиста яр» акциясе уздырганнар – Бәрлегуҗа авылында буа территориясе чистартылган. «Чиста авыл» акциясе кысаларында Олы Карамалда мәчет янындагы һәм Үзәк чишмә янындагы территорияне, шулай ук Олы Карамал һәм Бәрлегуҗа авыллары зиратларын төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.
Авыл халкы волонтерлык эшендә актив катнаша – мобилизацияләнгәннәр өчен посылкалар җыя.
Бәрлегуҗа авылында ике кибет эшли, башка торак пунктларда кешеләрне иң кирәкле товарлар белән Апас автолавкасы тәэмин итә. Шулай ук атнага өч көн Олы Карамалдагы почта бүлекчәсендә азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сатып алырга мөмкин.
Яңа елга беренче чираттагы планнар – Олы Карамалда урам яктырткычларын алыштыру һәм Архангель Келәре авылы зиратын төзекләндерү.
Халык ел дәвамында чүп чыгаруны контрольдә тотуны һәм Бәрлегуҗаның Мәктәп урамындагы юлны чистартуны үтенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев