Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Яңасала авыл җирлеге

Гражданнар җыелышы башланыр алдыннан мәдәният йорты мөдире Ләлә Мотыйгуллина авылдашлары өчен җыр башкарды.

Җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев билгеләп үткәнчә, Ләлә Харис кызы инде 35 ел авылда мәдәниятне үстерү белән шөгыльләнә, авыл халкы һәм кунаклары бу иҗади сәләтле ханым оештырган барлык чараларда да бик теләп катнашалар. Ел саен «Идел-йорт» бәйгесе тамашачылары һәм жюри игътибарына аның җитәкчелегендәге театр коллективы кызыклы һәм эчтәлекле спектакльләр тәкъдим итә.

Ә хисап докладын Исфан Шиһабиев, гадәттәгечә, демографиядән башлады, ул, тулаем райондагы кебек үк, сөенерлек түгел: җирлектә хәзерге вакытта 316 кеше яши, бу узган елның гыйнварына караганда 10 кешегә кимрәк. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны шулай ук 20 башка кимегән, шуңа күрә ит һәм сөт күрсәткечләре дә ким.

Узган ел «Үзара салым» программасы буенча җыелган акчалар, республика финанславын исәпкә алып, Олы Яңасала буенча торак пунктлар чикләрендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тотуга (шул исәптән вак таш сатып алуга һәм җәюгә, юлларны кардан чистартуга, ягулык-майлау материаллары сатып алуга), авылны төзекләндерүгә (шул исәптән территорияләрне карауга, җәйге чорда тракторлар өчен запас частьләр, ягулык-майлау материаллары сатып алу, хезмәт күрсәтү өчен килешү буенча түләү), ремонт, коймалар тоту, зиратны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чаралар белән тәэмин итү (шул исәптән янгын сүндерү машинасын тәэмин итү), яр буе зоналарын, сулыкларны чистарту, Тау асты һәм Тынычлык урамнарын куаклардан арындыру, транспорт хезмәтләре күрсәтү, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу системаларын төзекләндерүгә тотылган.

Шәпкәдә үзара салым акчасына шундый ук эшләр башкарылган, шулай ук Төньяк урамына суүткәргеч торбалар урнаштырылган.

Җирлектә яшәүчеләр тарафыннан үләт базы булмау мәсьәләсе күтәрелде. Район башлыгы Наил Вазыйхов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта районда Кама Тамагыннан чыгу юлында бердәнбер үләт базы эшли, шуңа күрә терлек үлгән очракта бу хакта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, ул үле хайваннарны алып китә. Киләчәктә аларны утильләштерү (яндыру) белән шөгыльләнүче суыткыч камералы махсуслаштырылган техника сатып алыначак.

Шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыру бәясе (1500 сум), янгын куркынычсызлыгы, авылга керү юлларын ремонтлау һәм республикабызга һөҗүм итүче пилотсыз очкычлар турында фикер алыштылар.

Наил Альберт улы гражданнарны максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы, Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырды һәм сентябрьдә булачак Татарстан Рәисен сайлау турында искә төшерде, анда шулай ук республикадагы административ үзәкләрнең вәкиллекле органнары сайланачак. Ә җыелыш азагында күп еллык хезмәтләре һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен тармак ветераннары Хәйдәр Закировка, Ания Гадиевага, Фәйзелхак Хәмидуллинга, Әхмәт Дәүләтшинга һәм Зөфәр Мотыйгуллинга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнаша алмаган, шулай ук бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган авыл хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары соңрак тапшырылачак. 

Бу җирлекләрдәге гражданнар җыелышларында шулай ук район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Госман Камалиев дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде һәм барлык хуҗаларга үтәргә кирәк булган этләрне чиплау процедурасы мәсьәләсенә кагылды.  

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина җыелышта катнашучыларны социаль контракт программасы белән таныштырды, газлаштыруга бүлеп бирелә торган субсидияләр турында сөйләде, «Богородский рай» үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты булуы турында хәбәр итте.

Наил Альберт улы битараф булмаганнары һәм махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итүдә актив катнашканнары өчен авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән елда бу бик мөһим, без барыбыз бергә чорның әһәмиятле датасын – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев