Олы Бортас авыл җирлеге
Биредә яшәүчеләрнең җыелышы Балчыклы авылы клубында узды. Быелгы башка җыеннардагы кебек үк, хисап чарасы башланыр алдыннан үзешчәннәр җирлек халкын концерт номерлары белән сөендерде. Мәсәлән, сәхнәгә баян белән чыгып, авылдашлары алдында җыр башкарган Наил Камалиевның чыгышын тамашачылар алкышларга күмде.
– Ул авылыбызның хөрмәтле кеше, - диде газетабызга җирле үзидарә секретаре Айсылу Йосыпова. - Кече Ватанының чын патриоты, хезмәт сөючән, терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнүче фермер, менә дигән гаилә башлыгы һәм, күргәнегезчә, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, һәрвакыт үзенең иҗади чыгышлары белән җирле клубта уздырыла торган барлык чараларда ярдәм итә.
Мәдәни программадан соң җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев җирле үзидарәнең төрле өлкәләргә кагылышлы эшләре буенча хисап тотты. Хәзерге вакытта биредә теркәлү буенча 253 кеше яши (асылда – 167), узган ел җирлектә 3 кеше вафат булган, яңа туган балалар юк. Шул рәвешле, районның күп кенә авылларындагы кебек үк, демографик хәл борчу уята.
“Үзара салым” программасы буенча балчыклылар һәр кешедән 500 әр сум, Олы һәм Кече Бортаста 1000 әр сум акча тапшырганнар. Халык тарафыннан барлыгы 137 500 сум җыелган, ә индексациядән соң бу сумма 687 500 сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар җирлек территорияләрендә үләннәрне чабуга, Балчыклы авылындагы урам һәм зират юлларына вак таш түшәүгә, Олы һәм Кече Бортас авылларындагы зиратларны төзекләндерүгә тотылган.
Узган елның ноябрендә җирлек халкы җыелышында «Үзара салым» программасында катнашуны шул ук күләмдә дәвам итәргә карар кылганнар һәм 2025 елда җыелган акчаларны торак пунктларны төзекләндерүгә, Олы һәм Кече Бортас авылларындагы зират коймаларын ремонтлауны төгәлләүгә куллану, шулай ук Балчыклы авылындагы суэтем башнясын алыштыру өчен проект-смета документациясен әзерли башлау планлаштырылган.
Халык яңа ФАП төзү мәсьәләсен күтәрде. Район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов ФАП төзелеше планлаштырылган, әмма чиратның кайчан җитәчәген әйтүе кыен, бу район җитәкчелегеннән тормый, дип җавап бирде.
Шулай ук элек урнаштырылган янгын сүндерү кранын запас шланглар белән җиһазлау һәм янгын куркынычы булган очракта кранның әзерлеген даими контрольдә тоту зарурлыгы турында фикер алыштылар, кышкы вакытта балаларның боздагы куркынычсызлыгы һәм соңгы вакытта республикабыз территориясенә берничә тапкыр очып килгән пилотсыз очкычларга бәйле заман чынбарлыклары турында сөйләштеләр.
Җыелышта җирлек халкы бертавыштан авыл җирлеге башлыгы тәкъдим иткән ветераннар (пенсионерлар) Советының җирле бүлекчәсе рәисе кандидатурасын яклап тавыш бирде, ул авылда хөрмәт казанган хезмәт ветераны Әнисә Рәхмәтулла кызы Сафина булды.
Җыелыш азагында Радик Солтан улы өмәләрдә һәм «Үзара салым» программасы буенча акча җыюда актив катнашкан барлык халыкка рәхмәт белдерде, ә Илнур Таһир улы җирлек башлыгының халык белән эшне нәтиҗәле алып баруын билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары тармак ветераннарына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм гражданнарны Кама Тамагы районының максатчан программалары һәм социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләре белән таныштырды, быел сентябрь аенда булачак сайлаулар турында искә төшерде. Шулай ук республикада административ үзәкләрнең вәкиллекле органнарын сайлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев