Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйрәнүләр башланды

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы "Югары Ослан" полициясенең Кама Тамагы муниципальара бүлеге халык игътибарына шуны җиткерә: 7-17 ноябрьдә Татарстан Республикасында террорга каршы көрәш буенча комитет тарафыннан өйрәнүчеләр оештырыла.


Казан һәм Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарына килгән «диверсантлар» 2013 елгы Универсиада спорт комплексы, вокзаллар, кибетләр, кинотеатрлар һәм халык күпләп җыелган башка урыннарга үтеп кереп шартлаткыч матдә муляжлары урнаштырырга омтылачак.
Өйрәнүләр барышында хокук саклаучылар гына түгел, халыкның да уяулыгы тикшереләчәк. "Диверсантлар" теләсә кемнән ярдәм сорарга мөмкин (алар 20-40 яшьлек спорт белән шөгыльләнүче ир-атлар). Алар үзләренә торак эзләячәк. Кемнәндер фатир, икенчеләрдән телефонга сим-карта алып бирүне, яисә үзләре биргән төргәкне объектта яки учреждениедә калдыруны сорарга мөмкин.
Алар кибет, даруханәләрдән зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга омтылачак, казан шәһәренең төрле учреждениеләре эше белән кызыксынырга, фотосурәткә төшерергә мөмкин. "Диверсантлар" автотранспорт арендаларга, кунакханәләрдә яшәргә, мигрантлар буларак эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр белән турфирмаларга, агентлыкларга һәм башка учреждениеләргә керә ала. Хокук саклау органнары шикле кешеләр турында, гамәлләрендә диверсантларга хас билгеләр күзәтелгәндә түбәндәге бердәм телефон буенча хәбәр итүне үтенә: 8843 231-49-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев