Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтәләр

Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең мөһим формасы – өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү. Бүгенге көндә районда өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга 18 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә.

2022 елда мондый ярдәмнән Кама Тамагы, Куйбышев Затоны, Тенеш поселокларында, Тәмте, Лабыш, Чаллы, Олы Кариле, Сөйки, Кирельский, Мордва Каратае авылларында яшәүче 146 кеше файдаланган.

Социаль хезмәткәрләр «Язгы, көзге игелекле эшләр атнасы – игелекле эшләр эстафетасы», «Игелекле хезмәтләр», «Чиста ишегалды” акцияләрендә һәм башка чараларда актив катнашалар. Алар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә баралар. Узган ел өлкән яшьтәге 504 гражданинның торак-көнкүреш шартлары тикшерелгән. Нәтиҗәдә социаль хезмәт күрсәтелүгә барлыгы 15 кеше кабул ителгән.

«Мобиль бригада», «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбиягә алучы гаилә», «Тәрбия мәктәбе», «Сиделка хезмәте» кебек технологияләрдән файдаланып, озак вакытлы тәрбияләү системасын гамәлгә кертү эше дәвам итә. Узган ел мобиль бригада, 30 тапкыр урынга барып, 91 өлкән кешегә хезмәт күрсәткән.

“Тәрбия мәктәбе” технологиясе белгечләрне дә, өлкән кешенең туганнарын да тернәкләндерү күнекмәләренә һәм гомуми тәрбияләү принципларына өйрәтә. Әлеге программа буенча бер ел эчендә 95 дәрес үткәрелгән, тәрбиягә мохтаҗ өлкән кешеләрнең 48 туганы һәм 27 социаль хезмәткәр укытылган.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация узу өчен медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла. 2022 елга план 979 кеше иде, 984 кеше китерелгән.  Әлеге проектны гамәлгә ашыру безнең район халкында уңай яңгыраш тапты.

"Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" проекты буенча районда шундый бер гаилә барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев