Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Очрашулар сугышчылар өчен аеруча мөһим булган нәрсәләрне аңларга ярдәм итә

Бу ир-егетләр барысы да 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән.

Красновидоводан Виктор Сидоров бүген – Луганск халык республикасында, Олы Мәрәтхуҗадан Илназ Рәфыйков һәм Куйбышев Затоныннан Александр Шелков Херсон өлкәсендә хезмәт итә. Ике ел ярым эчендә алар шактый авырлыклар кичергән. Шунысы куандыра: якташлары янәшәдә генә хезмәт итә, сугышчылар бер-берсенә ярдәм итәләр һәм араларында һәлак булучылар юк.
«Безне – красновидоволыларны, тәмтелеләрне, варваринолыларны бер взводка Александр Гришин җыйды, - ди Виктор Сидоров. - Без бу вакыт эчендә хәрби хезмәт өлкәсендә күп нәрсәгә өйрәндек, ләкин иң мөһиме: гомернең һәм дуслыкның кадерен белергә кирәген аңладык. Ярдәм күрсәткәннәре өчен район халкына без бик рәхмәтле. Гуманитар ярдәм килгәч, безне искә алулары, якташларыбызның фронт көннәребезне җиңеләйтергә тырышулары турындагы уй күңелне сөендерә».
Илназ Рәфыйков – 23 каматамагылы хезмәт итә торган коры җир гаскәрләре взводы командиры. «Сугыш ике яктан да актив бара. Без еш кына артиллерия һөҗүменә дучар булабыз, ләкин бу вакыт эчендә дошманга каршы торырга өйрәндек», - ди ул.
Александр Шелков хезмәт вакытында биш тапкыр ялга кайткан: «Бездә ул яктан җиңелрәк, миңа балам туу уңаеннан берничә көн ял бирделәр. Сентябрьдә кызым туды, аңа бүген биш ай».
Махсус хәрби операция сугышчылары белән әңгәмә вакытында район башлыгы алгы сызыктагы ир-атларга нәрсә кирәклеге, гаиләләре нәрсәгә мохтаҗ булуы турында белергә тырышты. Хәзер районда хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар йөк әзерлиләр. Наил Вазыйхов аны якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьләргә шәхсән үзе илтергә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев