Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек хезмәт кешесе тәрбияләргә

Айдар Урманче – балачагы безнең районда узган күренекле татар рәссамы Бакый Урманченың улы.

Айдар Бакый улы Мәскәү эшмәкәре, меценат, мозаика коллекционеры, мәгарифне үстерүгә һәм мәдәнияткә ярдәм фондына нигез салган Исмаил Әхмәтов белән хезмәттәшлек итә. Фонд ярдәме белән «Бөтеннең өлешләре» мозаика остаханә-студиясенә нигез салынган, ә Байлар Сабасы бистәсендә сәләтле балалар өчен интернат-мәктәпнең яңартылган рекреациясендә «Татар язуы тарихы» дигән монументаль панно барлыкка килгән. Бу меценатның мәдәни проектларының бер өлеше генә.

2023 елда Айдар Урманче Кама Тамагына кайткач, әтисе йорты базасында иҗади һөнәр ияләре өчен арт-резиденция төзергә карар кылган.

 – Минемчә, Идел буендагы йортта рәссамнар, язучылар ял итеп кенә калмыйча, табигать белән илһамланып, яңа шедеврлар да иҗат итә алырлар иде, - ди ул.

– Бу эш башлана гына, әмма иҗади объект белән бер үк вакытта Сезнең башка проектыгыз да бар.

– Әйе, без ике җитештерү бинасы сатып алдык, аларда ярты елдан бирле агач эшкәртү цехы булдыру буенча эшләр бара. Советлар Союзында төп бурыч хезмәт кешесе тәрбияләү иде, һәм бу эш мактаулы булды. Моның өчен пионерлар йортларында төрле техник түгәрәкләр эшләде. Балаларда балачактан ук эшче һөнәренә, хезмәт коралларын куллануга кызыксыну уяттылар. Мин бу юнәлешне торгызырга һәм теләгән кешеләрне агач белән станокларда, хезмәт кораллары белән эшләргә өйрәтергә телим.

– Өйрәтү эшләренә кайчан керешергә уйлыйсыз?

– Без әзерлек эшләрен ике-өч айда төгәлләргә ниятләгән идек, әмма планнар һәрвакыт үзгәреп тора, яңа бурычлар куела. Шуңа күрә эшнең башлануы киләсе елга кадәр кичектерелде.

Болай булгач, яңа елдан соң без район яшүсмерләре һәм теләгән кешеләр яңа күнекмәләргә өйрәнәчәк агач эшкәртү цехыннан репортаж ясарбыз дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев