Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ни өчен Кама Тамагында бәйрәмнәрдә су булмаган

9 май кичендә каматамагылыларның йортларында су бетте. Аны 10 майда гына бирделәр, ә кайбер урамнарда ул дүрт тәүлек буе булмады.

Бистәнең өске өлешендә һәм күп фатирлы йортларның өске катларында яшәүчеләргә барыннан да авыргарак туры килде. Әмма 12 майда вәзгыять үзгәрде.

Бу көнне без «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖның яңа җитәкчесе белән таныштык һәм әлеге проблеманың ни сәбәпле барлыкка килүе турында сорадык.

Алексей Васильев «Буа коммуналь челтәрләре» АҖны җитәкли, апрельдән башлап ул шулай ук «Таткоммунэнерго»ның район бүлекчәсе – «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖ директоры да.

- Алексей Вячеславович, ни өчен Кама Тамагында йортларда озак кына су булмады? Берничә урамда яшәүчеләр су юклыктан дүрт тәүлек интекте, - дип мөрәҗәгать иттек яңа җитәкчегә.

Сорауга предприятиенең баш инженеры Марат Насыйбуллин җавап бирде.

- Җиңү паркында урнашкан насос станциясенә су күтәрү буенча көчлерәк насос куелды. Скважинаның тирәнлеге 50 метр тәшкил итә, бистәдә биеклекләр аермасы - 60 метр, ягъни суны ким дигәндә 110 метрга өскә күтәрергә кирәк. Элек монда торган насос суны 90 метрга гына күтәрә иде һәм бу поселокның өске өлешендә су белән бәйле өзеклекләргә сәбәп булды. 11 майда суны 150 м өскә күтәрә торган насос урнаштырылды. Бу бөтен поселокка тәүлек буе су алу мөмкинлеге бирәчәк.

- Шулай ук без су бирү схемасын үзгәрттек: икътисади яктан отышсыз – электр энергиясен генә куллана торган, әмма бернинди дә файдалы функция үтәмәгән икенче насос станциясен сүттек, - диде Алексей Васильев. - Хәзер су насос ярдәмендә күтәрелә һәм әйләнгеч юл янындагы тупланма савытны тутыра. Ләкин савытның тулысынча тулуы мөһим, бары шул вакытта гына су күләме суга бәйле өзеклекләр вакытында барлыкка килгән барлык һава бөкеләрен кысрыклап чыгара алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев