Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музыкаль әкиятнең күңелле атмосферасы

Затон балалар музыка мәктәбе укучылары композитор Данил Старшинин әсәрләрен башкаруга иҗади карыйлар.

Күптән түгел биредә Ганс Христиан Андерсен әкиятенә нигезләнгән «Уймак кыз» музыкаль кичәсе узды. Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе педагогы, талантлы композитор Даниил Старшинин искиткеч матур музыкаль әкият иҗат иткән.

Укучылар фортепиано буенча укытучылар – Ольга Закирова һәм Земфира Хәйбулина җитәкчелегендә авторның әсәрләрен башкардылар. Номерлар костюмнар киеп башкарылды, укучылар барлык миниатюраларны искиткеч, иҗади һәм образлы итеп уйнады. Ә тамашачылар искиткеч әкият дөньясына эләккәндәй булдылар, монда матур музыка, төп геройларның образын чагылдырган костюмнар һәм алып баручы Виктория Савченкованың хисләргә төренгән җөмләләре барысы бергә гармонияле рәвештә үзара кушылды.

Экранда Эльвира Каюмова рәсемнәре күрсәтелде. Ул аларны һәр музыкаль әсәр өчен иҗат иткән. Тамашачыга авторның ниятен төгәлрәк җиткерү өчен, башкаручылар сәхнәгә кулларына әлеге матур рәсемнәрне тотып чыктылар.

Музыкантлар үз бурычларын бик оста башкардылар, музыкаль әсәрләр тамашачыларның күңел кылларына кагылды, ә залда алкышлар тынмады.

«Хатын-кыз кызы булуы турында хыяллана» пьесасын – Камилә Галиуллина, «Уймак кыз» пьесасын – Анна Шулаева; «Гөберле бака»ны Анастасия Власова башкарды; «Балыклар Уймак кызны коткара» пьесасын – Мария Фурутина; «Уймак кыз урманда» пьесасын Арина Козина; «Кыш килә» пьесасын Татьяна Володина; «Кыр тычканы”н Гүзәл Хәмзина; “Бай сукыр тычкан”ны Кафил Каюмов; “Уймак кыз Карлыгач турында кайгырта һәм үз бәхетенә каршы оча” пьесасын Лиза Климчук башкарды.

Чара ахырында яшь музыкантлар әти-әниләре белән бергә музыкаль кичә тематикасына туры килгән пазлларны җыйдылар. Чара Гаилә елына багышланган иде.

Кичәне оештыручылар һәм әсәрләрнең авторы тамашачыларны да,  башкаручыларны да матур музыкаль әкиятнең сихри атмосферасына урады. Әлеге кичәдән барлык катнашучылар да ләззәт алды.

Шунысы куанычлы – мәктәпләрдә талантлы балалар һәм педагоглар күп, укытучылар үсеп килүче буынны музыка дөньясына җәлеп итә белә һәм аларда иҗатка мәхәббәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев