Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музыка дөньясына юл багышлаудан башлана

Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә «Яшь музыкантлыкка багышлау» бәйрәме булып узды.

Ул беренче сыйныф укучылары өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә зур вакыйгага әверелде.

Бу бәйрәм көне музыка мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен бик озакка истә калыр: бүгеннән алар укучылар гына түгел, яшь музыкантлар да.

Мәктәп директоры Зөлфия Мөхәммәдиева тантана геройларына хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Чын музыкант булу өчен озын юл үтәргә кирәк, анда сезгә хезмәт сөючәнлек, сабырлык, тырышлык, камиллеккә омтылу һәм башка бик күп сыйфатларга ия булу таләп ителә. Ләкин бу юлны башлар алдыннан без сезне сәнгать дөньясына кабул итәргә тиеш. 

Педагог Ралия Биккинина балаларга тыңлаусыз һәм кыю бер кыз турында сөйләде, ул укымыйча да була дип уйлаган, ләкин, ахыр чиктә, музыкага өйрәнүнең күңелле булуын танырга мәҗбүр була.

Моңа балалар музыка мәктәбе укучылары Рәминә Гыйльметдинова (педагогы Зөлфия Мөхәммәдиева), Мәрьям Хәйруллина һәм Рәминә Бикташева (педагоглары Лидия Старшинина) чыгышлары дәлил булып тора. Зөлфия Марат кызыннан һәм педагог Олеся Шулаевадан белем алучы Иделия Солтанова белән Рузия Хәйруллина да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар музыкантларны бик теләп тыңладылар һәм алкышладылар, чөнки фортепиано әсәрләрен гадәти тормышта еш ишетергә туры килми, ә музыка мәктәбендә балалар классик музыканы өйрәнеп кенә калмыйлар, үзләре дә аны башкаралар, дөнья мәдәниятен өйрәнәләр…

Музыка мәктәбе коллективы тантана «гаеплеләре» өчен чын иҗади атмосфера булдырды: балалар бик теләп күңел ачу конкурсларындакатнаштылар – беренче сыйныфлар бер-берсе белән якыннанрак танышты, уен кораллары һәм музыка белеме белән бәйле табышмакларга җаваплар таптылар, музыкаль әсәрләрне игътибар белән тыңладылар.

Сәхнәдә «Чуар тавык» әкияте күрсәтелде, һәм, әлбәттә, ул музыкаль стильдә булды. Иделия Солтанова һәм Сәлинә Галиуллина бәйрәмдә катнашучылар өчен таныш әкиятне күрсәттеләр, бу юлы ул тагын да күңеллерәк яңгырады, чөнки биредә музыка төп ярдәмче булды: ул әкият геройларының кәефләрен генә түгел, аларның холыкларын да чагылдырды. Кызлар, алкышларга күмелеп, педагог Зөлфия Мөхәммәдиева катнашында әкият сөйләделәр һәм җырладылар. 

Ә шул ук вакытта булачак музыкантлар тамашачылар өчен музыка барлыкка килә торган ноталар турында җыр әзерләгәннәр, һәм менә инде мөһим момент килеп җитте – беренче сыйныф укучыларына яшь музыкант буларак ант итәргә вакыт җитте. Дилбәр Биктаһирова, Мир Алексашин, Лилия Төхвәтуллина, Альберт Шәйхетдинов, Язилә Зыятдинова, Данияр Бикташев, Эмилия һәм Амелия Мөхәммәтшиналар, Сөмбел Биктаһирова, Мария Соколова, Азалия Төхвәтуллина, Пелагея Сороковнина, Азалия Фәхретдинова, Райян Гыйззәтов, Таһир Баһиев белән Азалия Гатауллина сәнгать мәктәбенә даими йөрергә, яхшы укырга, тәрбияле, дисциплиналы һәм хезмәт сөючән булырга вәгъдә бирделәр. Ант сүзләрен әйткәннән соң аларга медальләр тапшырылды, һәм балалар янына ата-аналар да чыкты. Алар шулай ук, яшь музыкантларга үрнәк күрсәтеп, сәнгатьне бәяләргә һәм хөрмәт итәргә ант иттеләр.

Сәхнәгә сәнгать мәктәбе укытучылары Лидия һәм Даниил Старшининнар, Олеся Шулаева һәм Зөлфия Мөхәммәдиева чыкты. Нәкъ менә алар укучыларны нота грамотасы белән таныштырачак, музыка коралларында уйнарга һәм вокалга өйрәтәчәк, балаларны иҗатка җәлеп итеп, яңа белем һәм күнекмәләр алу юлында аларның чын остазлары булачак. Педагоглар укучыларны яшь музыкант дигән мактаулы исем һәм музыка дөньясына онытылмаслык мавыктыргыч сәяхәт башлануы белән чын күңелдән котладылар. Әлбәттә, әлеге балалар чыннан да музыкант булуга ирешсеннәр һәм бу вакыт эчендә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен сәхнәдә күрсәтсеннәр өчен берничә ел узачак. Әмма аларның музыка белән кызыксынуы һәм башкару осталыгына өйрәнү теләге, тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек белән үрелеп, һичшиксез, яңа тәэсирләргә һәм уңышларга китерәчәк…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев