Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музыка мәктәбендә

18 гыйнварда Кама Тамагы татар урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1-7 сыйныф укучылары район музыка мәктәбенә кунакка барды.

Очрашуны Зөлфия Мөхәммәдуллина музыканы үзләштерү сәләтен арттыру, башкару осталыкларын формалаштыру, музыканың тормыш-көнкүреш белән бәйләнештә булуын аңлатты, укытучылар белән таныштырды.

Татар урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә практикага кайткан студентка Гөлйөзем Мөхәммәдьярова чыгышы тәэсирле булды.

Очрашуның икенче өлешендә музыка мәктәбенең төрле сыйныфларында музыка белеме алучы кызлар һәм егетләр белән якыннан таныштылар. Укучылар уен коралларында уйнады, матур җырлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев