Музей дусларын җыйды
Берничә елдан бирле декабрь башында туган якны өйрәнү музее, сәламәтлекләрендә билгеле бер чикләүләр булган, әмма бу чикләүләрне күңелләренең чиксез мөмкинлекләре белән компенсацияләгән кешеләргә кунакчыллык күрсәтеп, ишекләрен ача.
Кунаклар районның төрле почмакларыннан килде
Инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Светлана Никаншина җитәкчелегендә әлеге экскурсиягә районыбызның төрле почмакларыннан кунаклар килде: Мордва Каратае авылыннан Юрий Лазарев, Тенештән Вилдан Сибгатов, Куйбышев Затоныннан Александр Зубарев, Анна Злобина һәм Василина Петрунина. Кама Тамагында яшәүче Наталья Капралова, Равил Нәҗмиев һәм Наталия Сердунь, әлбәттә, шулай ук читтә калмадылар һәм музей коллективы чакыруын кабул иттеләр. Музей сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен ел саен кызыклы аралашу, туган як тарихы, аның истәлекле урыннары белән танышу бәйрәме оештыра. Мондый музей очрашулары күп милләтле халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары, хезмәт сөючәнлеге һәм каһарманлыгы турында кабат-кабат искә төшерә.
Чорлар аша – үткәнгә
XVII гасыр башында барлыкка килгән Богородское авылы (Кама Тамагының элеккеге атамасы) тарихыннан музей залларында гаҗәеп һәм күп төрле мәгълүмат тупланган, монда борынгы кешеләрнең эзләрен табарга мөмкин. (Мәсәлән, 1984 елда Казан университеты студентлары Идел яры буенда элеккеге нефть базасы янында борынгы кешеләр булган урынны: көнкүреш әйберләрен, таштан һәм сөяктән ясалган аучылык һәм балык тоту коралларын тапканнар. Казан губернасы картасы буенча 1821 елда Богородское авылы «Кама Тамагы авылы» дип аталган. Әмма чиркәү документлары буенча ул бер үк вакытта Богородское дип тә саналган. Соңрак авыл Богородское дип кенә атала башлый, ә 1925 елда Тәтеш кантоны башкарма комитеты ТатЦИКка Богородское авылын Кама Тамагы дип үзгәртү турында мөрәҗәгать итә һәм үтенеч канәгатьләндерелә.
Музейда көнкүреш экспонатлары – бизәнү әйберләре, туку станогы, эш кораллары, балчыктан, агачтан, тимердән ясалган борынгы әйберләр тәкъдим ителгән. Экскурсиядә катнашучылар район карталарыннан юкка чыккан авыллар турында белделәр, Бөек Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның героик чорын чагылдырган документларны һәм фотосурәтләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәрби орденнарын, медальләрен, солдат каскаларын, пилотка, фляга, котелокларын, кием-салымнарын карадылар. Гүя вакыт машинасында әби-бабайларыбыз яшь, ә үзебез пионер булган күңелле балачагыбызга кайттык…
Экскурсия мастер-класс белән тәмамланды
Музейда районыбызда туып-үскән атаклы якташларыбыз, дистә еллар буе халкыбыз файдасына эшләүче пароходчылык һәм сәнәгать предприятиеләренең тарихы турында искә төшерделәр... Ә табигать залында һәр экскурсант безнең районда яшәүче хайваннарны һәм кошларны үз күзләре белән күрә алды - аларның күбесе республиканың Кызыл китабына кертелгән. Бу хакта безгә туган якны өйрәнү музее директоры һәм экскурсовод Наталья Николаева сөйләде, табигать, тарих-археология, этнография, хәрби музей экспонатларын, дистәләгән еллар дәвамында сакланган документларны күрсәтте.
Ахырдан Наталья Юрьевна кунаклар өчен «Хыял йорты» мастер-классы оештырды, ул аларга уенчык йортчыклар әзерләгән иде, һәрберсе аларны үзенчәлекле итеп буяды. Яңа ел төнен хәтерләткән яңа ел уенчыгына карап, ирексездән могҗизага һичшиксез ышанырга һәм аны үзең дә булдырырга кирәк дигән уй туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев