Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мондый очрашулар үсешкә илһамландыра

Кама Тамагы районы мәктәпләре укучылары һәм чыгарылышлары Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яшь һөнәриләр-2022” Х милли чемпионаты финалы җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Бүләкләнүчеләр арасында Затон урта мәктәбен тәмамлаучылар да бар иде, алар да йомгаклау ярышларындагы һөнәрилекләре өчен билгеләп үтелделәр.

Болар – унынчы сыйныф укучылары Виктория Кошелева һәм Сәйдәш Гыйләҗев һәм быелгы чыгарылышлар: Павел Агибалов, Дарья Скачкова һәм Камил Камалов.

“Яшь һөнәриләр” милли чемпионаты финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышларында “Коткару эшләре” компетенциясе буенча һөнәрилекләре өчен аларга “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең Приморье краендагы төбәк координация үзәге җитәкчесе дипломнар тапшырды.

«Сишәмбе көнне безне «WorldSkills» хәрәкәтенең республика җыелма командасы составында Казанга чакырдылар, 100 гә якын катнашучы бар иде. Рөстәм Нургали улы безнең белән аралашырга вакыт тапты. Күпләр истәлеккә аның белән фотога төште. Минем дә андый фотосурәт бар. Рөстәм Миннеханов безгә уңышлар теләде», - диде Виктория Кошелева.

Сәйдәш Гыйләҗев ярышларда чыгыш ясаган өчен бүләкләнүнең күңелле булуын билгеләп үтте: «Татарстан Республикасының зур командасы белән тулы составта очрашуга шат булдык. Үземнең дә бу хәрәкәттә катнашуыма куанам!»- диде ул.

Затон мәктәбе командасы тулы составта җыелды, бүләкләнүдә мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар да бар иде. Барлык катнашучылар да үзләренең яраткан кызыл олимпийкаларын кигәннәр, бу кием теләктәшләр командасын башкалардан аерып тора.

Тренер Николай Егоров белән бергә укучыларны сәфәрдә озатып йөргән Ольга Киреева: «Балалар командада яхшы эшләүләрен һәм эмоциональ тотрыклы булуларын күрсәттеләр. Аларның шундый югары дәрәҗәдә бүләкләнүләренә шатмын!»- диде.

Мөхәммәт Шәмсиев быел “Хезмәт күрсәтүче роботларны эксплуатацияләү” компетенциясе буенча “Яшь һөнәриләр-2022” Х милли чемпионаты финалында призер, төбәк чемпионатында җиңүче булуга иреште.

Мөхәммәт Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаган, 2019 елда ул тугызынчы сыйныфтан соң, Казан радиомеханика көллиятенә укырга кергән.

-Мин робототехника белән мәктәптә укыганда ук мавыга башладым, - диде Мөхәммәт.– Укытучым Фәрит Равилов база белемнәрен бирде, өйрәткәне өчен аңа зур рәхмәт. Шулай ук әти-әниемә дә рәхмәтлемен, алар һәрчак мине хуплап, ярдәм итеп торалар.  Президентыбыз белән очрашуга бик шат булдым. Командабыз яулаган медальләр саны белән горурланам. Мондый чаралар үзеңә ошаган өлкәдә алга таба үсәргә илһамландыра. Киләчәктә һөнәремне техник өлкә белән бәйләргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев