Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Могҗиза белән исән калган һәм бүләкләнүгә лаек булган

Кирельскийда яшәүче Андрей Сусликов – махсус хәрби операция сугышчысы, ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Андрей Владимирович 2022 елның көзендә үз теләге белән фронтка киткән.

«Мин ул вакытта да үлемнән курыкмадым, хәзер дә курыкмыйм, – ди ул. - Катлаулы тормыш хәлендә калдым һәм үзем өчен хәрби хезмәтне, Ватанны саклауны сайладым, кирәкле булырга теләдем».

Ул 1996-1998 елларда Волгоградта Төньяк Кавказ хәрби округында армия хезмәте үткән, БМП-2 механик-йөртүчесе булган.

Ә махсус хәрби операциядә коры җир гаскәрләренә җибәрелә, башта автоматчы, аннары пулеметчы була, хезмәттәшләре аның төгәллегенә гаҗәпләнә. Бер-берсенә ярдәм итеп, ЛНРда татар батальонында хезмәт итәләр.

Тәҗрибәле сугышчы булса да, 2023 елның 4 декабрендә ул авыр яралана – мәкерле поляк минасы очып төшә, ә мондый мина шартлаганда исән калу мөмкин түгел диярлек. «Минаның очып килгәне, шартлаганы ишетелми, хәтта җиргә ятып өлгереп тә булмый», - ди Андрей Владимирович. Бу вакытта ул яралы хезмәттәше янында була һәм, солдатны бергәләп куркынычсыз урынга күчерү өчен, ярдәмчене чакырырга бара, ләкин аны дошманның пилотсыз очкычы күреп ала һәм координаталарын тапшыра.

Могҗиза белән исән кала, ләкин нык җәрәхәтләнә: кыйпылчыклардан аякларына нык зыян килә, сул кулы яралана, әмма ул мизгелдә иң куркынычы – күрү сәләтен югалта.

Аңына килгәч, беренче тойгы – бөтен тәне авырта, нык кайнарлык тоя, бите пешкән була. Ул ярдәмгә чакыра башлый, шунысы яхшы – янында гына хезмәттәшләре була һәм алар аны эвакуацияли.

«Мине алып чыккач, тагын бер яралы сугышчы барлыгы һәм аның кайдалыгы турында әйттем, эвакуация төркеме аны алырга китте, сугышчыны алып килделәр, аннары без бергә эвакуацияне көттек, иртән мине носилкада МТЛБ бронясына урнаштырдылар, ләкин хәрәкәт итүебезне коптер күреп алды һәм машинага һөҗүм итте, чылбырга зыян килде. Ярый әле үзебезгә эләкмәде, БМП килде, тагын броняга төяделәр һәм фронттагы медпунктка озаттылар, кайбер кыйпылчыкларны чыгара алдылар, аннары Белгород госпиталенә җибәрделәр. Госпитальдә ярамны яхшылап бәйләделәр, волонтерлар бик булышты, безне карадылар һәм ярдәм иттеләр. Мин бу вакытта очраган, һәр нәрсәдә ярдәм иткән кешеләргә бик рәхмәтле. Аннары вертолет белән аэропортка, аннан самолетта Мәскәүгә озаттылар. Вишневский госпиталенә төнлә килеп җиттек, ә иртән инде операция ясадылар, күзләрдән кыйпылчыкларны чыгардылар, хәзер күрми торган күзгә 11 җөй салдылар. Аннары икенче күзгә операция ясадылар, ясалма хрусталик урнаштырдылар», - дип искә ала ул.

Туган авылына 2024 елның июнендә кайта.

Әңгәмә вакытында аның күкрәгендә эленеп торган изелгән жетон игътибарны җәлеп итте. Яхшылабрак карагач, анда кыйпылчык эзе күренде, металл өлешчә өзелгән. Ләкин кыйпылчык медальонга эләгеп, читкә сикергән һәм күкрәкне тишә алмаган, яра үлемгә китерергә мөмкин иде. Иңенә аскан сумкасын да кыйпылчыклар тишкән, телефоны ватылган, сумкадагы бөтен нәрсә тишелгән, ә менә катыргы иконкага, саклавыч бөтигә һәм алар янындагы документларга берни дә булмаган. Ничек инде могҗизага ышанмаска?

Нечкә бауга кидертелгән хачка ул фронтта ия булган, атакай килеп, догалар укыган һәм, сугышчыларга хәер-фатиха биреп, кечкенә хачлар өләшеп чыккан. Бу катлаулы вакытта нәкъ менә дингә ышаныч гомерне коткарып калган. Хәзер ул, истәлек билгесе буларак, әлеге жетонны һәм хачны тагып йөри. 

Андрей Владимирович тиздән 47 яшен билгеләп үтәчәк. Ул күпне кичергән, әкренләп гадәти тормышка күнегеп килә, киләчәккә планнар кора, әмма: «Тыныч тормышка ияләшүе кыен, кайчак салкын тиргә батып уянам, кискен тавыштан сискәнеп китәм, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр генә мине аңлар», - ди.

Хәзер ул хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора, шалтыратышалар, араларында яралылар күп, яңа шартларда үз урыннарын табарга тырышучылар – хәрби хезмәттән азат ителгәннәре дә бар.

Андрей Владимирович йорт тирәсендә шөгыльләнә, үзе сугышта чакта улы Алексей башлаган ремонтны дәвам итәргә тели. Ата белән ул еш күрешәләр, телефон аша элемтәдә торалар, бер-берсенә ярдәм итәләр. «Әтием үзе теләп сугышка китте, ул анда чакта аның өчен бик борчылып тордым, аннан шалтырату яки хәбәр көттем, - ди Алексей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев