Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән гражданнарны транспорт салымыннан азат итәчәкләр

Махсус хәрби операция барышында өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләр транспорт салымыннан азат ителә.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 36 нчы утырышында «Транспорт салымы турында» ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты 2021 елгы салым чоры өчен мобилизацияләнгән гражданнарга теркәлгән транспорт чараларын транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин документның Россия Федерациясе Коралланган Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән Татарстан гражданнарына дәүләт ярдәме максатларында эшләнгәнен искәртте. «Мобилизациядәге гражданнарга ярдәм итәргә кирәктер дип уйлыйм», - дип әйтте парламентарий.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев