Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар арасында россиялеләр юк [фото 18+]
Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән. Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга...
Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән.
Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Коткаручылар берничә сәгать төзелеш өемнәрен тикшерә, гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.
Россия ведомствосында белдерүләренчә, зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк, - дип хәбәр итә НТВ.Ru.
Билгеләп үтик: хаҗ кылу вакытында кеше гөнаһларыннан арына, ә шул вакытта үлсә, ул туры җәннәткә эләгә дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев