Мидхәт Гыймадиев: Авылыбызга 400 елдан артык. 4 бүлек
Без Каратал авылында яшәүче Мидхәт Мансур улы Гыймадиевның кулъязмаларын чыгаруны дәвам итәбез. Аның өчен кече Ватанының тарихын үзенең балалары һәм оныклары гына түгел, туган авылны һәм туган йортны барлык башлангычларның нигезе дип санаучы якташларының да белүе һәм хәтерләве мөһим...
Мидхәт Мансур улы 2024 елның февраленнән Каратал авылы тарихы турында үзенең хатирәләренә, авылның өлкән кешеләре сөйләгәннәргә һәм архив документларына нигезләнгән язмалар алып бара башлаган.
Котлован күпере һәм ясалма диңгез
«1914 елда дәүләт инициативасы белән кырларны мелиорацияләү өчен котлован аша күпер төзелә. Авыл халкына бу эш өчен түләгәннәр. Кайсылары атка атланып, кайсылары көрәк тотып төзелешкә чыккан. Хәтта хәзер дә ул вакытта казылган канаулар күренә. Эшләп тапкан акчага кемдер ат, күпләр сыер сатып алган. Бу кешеләр өчен яхшы ярдәм булган.
Күпернең язгы ташу вакытында ачыла торган капкалары бар иде, ташу беткәч, капканы ябалар иде.
Үләмә елгасының котлованында җыелган суны авылга төшерер өчен, тагын бер шлюз бар иде. 1963 елдан бирле инде котлованны япмадылар, бары тик туфрак белән генә күмделәр...»
Сүз уңаеннан, безнең редакциягә авылның бик өлкән кешеләре бу урынны Атабай күпере дип атаулары турында әйтте. Җәй көне шлюзларны япканнар һәм күл барлыкка килгән. Эссе эш көненнән соң яшьләр барлык күрше авыллардан су коенырга җыелганнар, һәм мондый көннәрдә биредә диңгездәге кебек булган…
Сүндерелмәгән папирос янгынга сәбәп булган
"1921 елда Караталда зур янгын чыккан. Ярты авыл янып беткән. Халыкның күбесе бу урыннарны калдырып китәргә карар кылган. Әмма яңадан торак төзеп, калучылар да күп булган.
Авылны яндырган кеше – Насыйбулла бабай – бу хәлне миңа үзе сөйләде. Ул 1906 елда туган, 1995 елда вафат булган. Казанда яшәде һәм үзен туган авылында җирләүләрен үтенгән, әмма язмыш башкача хәл итте…
Насыйбулла бабай сөйләгәнчә, аның йорты хәзер Мөнәвирләр гаиләсе яши торган урында булган. Һәм ул вакытта 15 яшьлек Насыйбулла тәмәке тартып торганда, өйдән әтисе чыккан. Ул заманда алар тәмәке үләнен үзләре үстергәннәр, кәгазьгә төреп тартканнар. Әтисен күреп, Насыйбулла тартып бетермәгән тәмәкесен коймага кыстырган, аннары тартырмын дип уйлаган.
Ләкин коймадагы саламга игътибар итмәгән, сүнмәгән тәмәкедән аңа ут кабып яна башлаган.
Егет куркуыннан Яшелчә ягына йөгергән, аннары, Кушак тавына менеп, авылының януын күзәтеп утырган. Бу көнне бик көчле җил чыккан. Ул елны җәй дә коры булган, яңгырлар яумаган. Шуңа күрә корылык сәбәпле ачлык булган...»
Җәза итеп авыл буйлап йөрткәннәр
"Насыйбулла кояш чыкканчы авылга карап яткан. Бәладән баш-аяк дип, 15 яшьлек малай Казанга китә һәм ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре –Ред.) мәктәбенә укырга керә. Тора-бара комсомолга керә, активист була – кыскасы, Насыйбулла бик җитез егет булып чыга.
Шуннан бирле ул авылга кайтмаган. Караталда аның энесе калган, аны да үзе янына шәһәргә алдырган. Бары тик 1966 елда гына Насыйбулла бабай туган ягына кайтты. Ул елларда аның үги әнисе Мәдинә исән иде, аны Зәйнәпләр гаиләсе карады. Сугыш вакытында бу гаилә, үз йортын сатып, Мәдинә тәтә өенә күчкән, гәрчә ул аларга кардәш булмаса да. Мәдинә тәтә бөкре иде һәм калган гомерен Зәйнәпләр гаиләсе белән бергә үткәрде.
80 нче еллар ахырыннан Насыйбулла бабай туган авылына ел саен кайта башлады. Чынлыкта кем янгын чыгарганлыгы турында ерак 1921 нче елда белмәгәннәр. Гаепле дип бер әбине санаганнар, ул да шушы урамда яшәгән, ут авылга аның йортыннан таралган дип уйлаганнар. Ул самавырын кабызып, утлы күмер ташыган. Халык янгынны коры үләнгә төшкән күмердән башланган дип аны гаепләгән. Аны янгыннан соң авыл буйлап йөрткәннәр, урамнарга чыккан кешеләр карчыкның аркасына сукканнар. Кайберәүләрнең аеруча нинди активлык һәм рәхимсезлек күрсәткәнен язып тормыйм. Шундый хурлыктан соң бу бу әби акылдан язган...»
Янгында гаепле булуын гомер буе хәтерләгән
"Насыйбулла бабай үзенең мәдрәсәдә укуы турында сөйләгән иде. Минем бабам Сафагәрәй укыткан икән. Берәр нәрсәне өйрәнеп килмәсәләр яки тәртип бозсалар, Сафагәрәй бабай ваемсыз укучыларының аркаларына тал чыбыгы белән суктыра торган булган.
Янгын турында сөйләгәннән соң, без аны авылда бүтән күрмәдек – бик картайган иде инде, ә янгын өчен гаебен гомер буе хәтереннән чыгармады.
Аның ике улы бар иде. Аларның берсе бервакыт авылга «Урал» мотоциклында кайтты. Икенчесе полковник иде һәм Кама Тамагы хәрби комиссариатына килгәч, әтисенең кече Ватанына кереп чыкты.
Алар бик иртә вафат булдылар, әниләре – Насыйбулла бабайның хатыны шулай ук үлгән, бабай картайгач, ялгыз калган. Мөгаен, шуңа күрә дә без аның үлеме турында вакытында ишетмәгәнбездер, Караталдан булган башка кешеләр белән дә аралашмады...»
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев