Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәткә киртәләр юк

Газетабыз сайтында махсус операциядә катнашучының туе турындагы хәбәр районда яшәүчеләрдә кызыксыну уятты, ул күп кенә караулар һәм лайклар җыйды.

Безнең районнан мобилизацияләнгән егет гаилә кору өчен өстәмә ял алган. Без бу авыр чорда барлыкка килгән яшь гаилә турында тулырак сөйләргә булдык.

Илмирга 25 яшь, ул Ишемнән, 2020 елда армиядән кайткан, ә 2022 елның октябрендә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән.

Мобилизацияләнгәнче, Илмир бер ел Кама Тамагындагы сыр заводында эшләгән, аңа кадәр Казан ипподромында мастер-жокей булган. Үзе әйткәнчә, атлар хобби гына түгел, бу аның гомерлек мавыгуы, ул бу хайваннарны бик ярата һәм алар белән эш итә белә. Мәктәптә укыганда ук Илмир күп вакытын атлар белән үткәргән, хәтта колхозда терлекче булып та эшләгән. Балачактан ук эшләп үскән.

Хатыны Ландыш Аксубай районыннан, 2016 елда Кама Тамагына апасы янына килгән һәм биредә калган. Ләкин яшьләр 2018 елда Чистайда танышканнар.

Илмир мәктәпне тәмамлаганнан соң, Затондагы СПТУда укыган, ул ябылгач, укуын Чистайда дәвам иткән. Ә Ландыш анда кунакка килгән була, алар шунда танышалар, аннары вакыт-вакыт очрашалар, әмма аралашмыйлар диярлек. Ә бу елның башында яшьләр языша башлаган, башта бу дуслык кына була һәм ул, үзләре дә көтмәгәндә, зур хисләргә әверелә. Май аенда, Илмир ялга кайткач, алар бергә булырга карар итә.

Ландышның Радель исемле улы бар. Декретка кадәр Ландыш сыр заводында эшләгән, кооператив техникумны тәмамлаган, хәзерге вакытта бала карау буенча декрет ялында. Улына 2,5 яшь, аның әтисе фаҗигале рәвештә һәлак булган. Радель Ильмирны бик уңай кабул иткән, шунда ук аңа “әти” дип әйткән, Илмир да балага карата бик җылы мөнәсәбәттә. Яшь пар Кама Тамагында урнашкан. Киләчәккә планнар турында сорагач, Ландыш: «Әлегә фаразларга иртәрәк. Иң мөһиме, Илмир исән-сау әйләнеп кайтсын. Без аны бик көтәбез. Әлбәттә, зур гаилә, үз йортыбыз турында хыялланабыз, әмма бу хакта сөйләргә әле вакыты ул түгел. Илмир кайткач, барысы да булыр дип өметләнәбез”, - диде.

Әңгәмә вакытында Ландыш: «Ул бик игелекле, ярдәмчел, эчкерсез. Аның янында мин үземне ышанычлы хис итәм, ул гаилә җанлы кеше, бик кайгыртучан”, - диде. Илмир, бу юлы инде өйләнгән ир һәм гаилә башлыгы булып, янә хезмәткә киткән.

Аның әнисе Гөлшат Әхмәтдинова белән аралашканда, Илмирның апасының егете Сергей Роденцевның хәзер аның белән бергә хезмәт итүе ачыкланды. Хәзерге вакытта бу гаиләдә берьюлы өч ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

«Улым Мөхәммәтҗанов Илмир Рәүф улы, булачак киявем Роденцов Сергей Александрович һәм ирем Әхмәтдинов Хәсән Фәрид улы хәрби бурычларын үтиләр. Ирем бу елның язында китте. Әлбәттә, мин бик борчылам, һәркайсы өчен дога кылам, барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар!» - диде Гөлшат Әхмәтдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев