Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәптә укыганда ук тикшерүче булырга хыялланган

Декабрьдә ТР буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе вазифасына Кристина Кудрявцева кандидатурасы расланды.

Кристина Александровна Тәмте авылында туып үскән, биредә ул мәктәпне тәмамлаган, булачак һөнәрен дә монда сайлаган.

– Мәктәптә укыганда ук мин полициядә эшләргә теләвемне аңладым, шуңа күрә аттестат алгач, һич икеләнүсез, документларымны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына тапшырдым. Ниятләремне полиция бүлегендә хупладылар һәм укуга юллама бирделәр. Ул миңа укырга керергә ярдәм итте, әмма югары уку йортын тәмамлагач, полициянең әлеге бүлегендә биш ел эшләү бурычы да йөкләтелде. Бишенче курста укыганда, «Кама Тамагы» полиция бүлегендә практика үттем. 2019 елда институтны тәмамлаган вакытка эш буенча йөкләмәләрдән азат ителдем, ләкин барыбер бүлеккә эшкә кайттым һәм «Югары Ослан» муниципальара бүлегендә тикшерүче булып эшли башладым, ә ярты елдан соң мине Кама Тамагындагы тикшерү бүлеге белгече вазифасына күчерделәр.

– Беренче эшегезне хәтерлисезме?

– Әйе, хәтерлим. Бу гадәти урлау иде, шуңа күрә сөйләрлек әйбер дә юк. Өч ел эчендә минем тәҗрибәдә катлаулы эшләр дә булды, ә соңгы елда алдау очраклары буенча эшләдем. Командировкаларга күп йөрергә туры килде. Соңгы эшне Иркутскида тәмамладым.

– Ягъни, эш сезгә ошады. Ни өчен соң эштән киттегез?

– Тикшерүче эше катлаулырак эшләрне тикшерүне күздә тота. Ә мин һөнәри яктан үсәргә, югарырак дәрәҗәгә чыгарга теләдем.  Тикшерү комитеты тикшерүчеләре авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, үтерүләрне, вазифаи җинаятьләрне, коррупцияне тикшерә.

– Мондый эшләргә алыну куркытмыймы?

– Юк, минем өчен хакыйкатьне ачыклау кызыклы.

Кристина Кудрявцева турында аның элеккеге хезмәттәшләре болай дип сөйли.

– Ул бик грамоталы тикшерүче, - диде «Кама Тамагы» полиция  бүлегенең кадрлар буенча хезмәт җитәкчесе Нурзәл Галимова. - Үзенә йөкләнгән эшләрне  шәхси вакыты белән исәпләшмичә башкарды.

– Бик тырыш хезмәткәр, - диде полиция бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Семагин. - Даими рәвештә белемен арттыру белән шөгыльләнә, соңгы вакытта иң катлаулы эшләрдә махсуслашты. Без аны бик юксынырбыз.

Без исә Кристина Александровнага район халкы файдасына куячак хезмәтендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев