Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мәктәп - наркотикларсыз территория»

Әлеге республика конкурсының муниципаль этабы агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында район мәгариф учреждениеләрендә наркоманияне кисәтү, укучыларның психоактив матдәләр куллануга тартылу мөмкинлеген киметү максатларында үткәрелә.

Конкурста 9 гомумбелем бирү учреждениесе катнашты, алар: Кама Тамагы, Затон, Рудник, Кама Тамагы татар, Тәмте, Иске Казиле, Олы Кариле, Сөйки мәктәпләре, кадет мәктәп-интернаты. Алар конкурс шартлары нигезендә ПАВ кисәтү буенча аналитик һәм иллюстратив материаллар, программалар, документлар тапшырды.
Конкурс жюрие Тәмте мәктәбенең наркоманияне кисәтү буенча нәтиҗәле эшләвен, материалларның эчтәлекле һәм сыйфатлы булуын, Кама Тамагы, Затон мәктәпләре материалларының тулы эчтәлекле булуын билгеләде. Башка мәктәпләрнең конкурс материаллары рәсмиләштерү һәм эчтәлеге буенча да тулы күләмдә җавап бирерлек түгел иде.
"Мәктәп-наркотикларсыз территория" республика конкурсны муниципаль этабы йомгаклары буенча беренче урын Тәмте урта мәктәбенә, икенче урын Затон урта мәктәбенә, өченче урын Кама Тамагы урта мәктәбенә бирелде. Конкурсның республика этабында катнашу өчен Тәмте урта мәктәбе тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X