Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М-12 «Көнчыгыш» трассасын утыз меңнән артык кеше төзегән

Хәзер Кама Тамагыннан Казанга 1 сәгатьтә, Казаннан Мәскәүгә 6,5 сәгатьтә барып җитәргә була. Шул ук вакытта трасса участогы вакытыннан шактый алда төзелде.

Магистраль «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» милли проекты кысаларында булдырылды. Ул биш зур үзәкне: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстанны тоташтырачак, шулай ук Россиянең Европа өлешендәге тиз йөрешле М-11, М-3, М-1, М-7 юллар челтәренә чыгуны тәэмин итәчәк. Трассаның Татарстан территориясе буенча гомуми озынлыгы 142 километр тәшкил итә.

– М-12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле автомобиль юлы ачылышы – бөтен ил өчен җитди тарихи вакыйга, - дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. - Россия тарихында кыска вакыт эчендә мондый масштаблы инфраструктура проектлары беркайчан да төзелмәгән.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа юл төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытачак, транспорт белән тәэмин итүне арттырачак, туристлык объектларыннан нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирәчәк. 

Идел аша сузылган яңа күпер – дүрт полосалы трасса, аның озынлыгы 3,4 километр, киңлеге 25 метр, аны бер үк вакытта ике ярдан төзегәннәр. Ул сынауларны уңышлы узды.
Төзүчеләр кыргый хайваннар турында да онытмаган.  Аларның юлга чыгуын булдырмас өчен трасса буйлап урманнарны челтәр белән уратып алганнар. Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен, трасса буенда алты юл сервисы зонасы булдырылган, анда машинага ягулык салырга, ашап, ял итеп алырга була. Аларның дүртесе әзер. 

Татарстанда М-12нең беренче өлешен 15 ноябрьдә эшләтеп җибәрделәр. М-12 трассасы буенча Мәскәүдән Казанга кадәр җиңел автомобильләр өчен йөрү бәясе 4 481 сум, Түбән Новгородтан Казанга кадәр 1 660 сум, йөк транспорты өчен 3 912 сум тәшкил итәчәк.

Кама Тамагы халкы өчен Татарстан башкаласына кадәр юл күпкә кыскарак һәм уңайлырак булачак. Бу бигрәк тә РКБ, Таулар һәм Азино микрорайоннарына баручылар өчен уңайлы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарына баручылар да юлларын кыскартачак.

М12 трассасы буенча йөрү өчен тарифлар турында хәбәр ителде. Кама Тамагы халкына Югары Ослан районындагы тиз йөрешле түләүле трассага кергәндә, Мәскәүгә кадәр бару – 6689 сум, Сергачка кадәр – 1843 сум, «Казан» аэропортына кадәр - 323 сум, Казан (Р239) пунктына кадәр – 476 сум, Шәле торак пунктына кадәр – 584 сум торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев