ЛАРИСА ХАРЬЯНОВА: «Әтием кебек кешене гомеремдә дә башка очратканым булмады»
Редакциябезгә бер ханым килде, ул Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисе һәм аның тормыш юлы турында сөйләде.
Василий Харьянов катлаулы гомер юлы узган: яшьлеге коточкыч ачлык чорына туры килгән, аннары ул сугышка киткән, авыр яраланып кайтканнан соң, авыл хуҗалыгын торгызуда хезмәт куйган…
Лариса Харьянова әтисенең яшь чагын – солдат формасыннан төшкән фотографиясен күрсәтте. Аның белән аралашканда, әтисенең якты истәлегенә тирән хөрмәте һәм чиксез мәхәббәте сизелеп тора.
Василий Сигизмундович 1915 елда Украинаның Винница өлкәсендә (Тульчин районы, Касьяновка авылы) туган. Аның әнисе украин, әтисе поляк булган.
Лариса Васильевна әтисе белән сөйләшкәннәрен, аның яшь чагында Украинада кичергән ачлык турында сөйләгәнен искә төшерде. Ул ачлыктан аяклары шешүе, бик авыр бу чорның күпләрнең гомерен өзүе турында сөйләгән. Ил тарихында ачлык бик зур бәла буларак тасвирлана – 1933 елның беренче яртысында Украина ССР территориясендә 1932-1933 елларда ачлык зур территорияләрне колачлаган һәм массакүләм кешелек корбаннарына китергән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, өйгә кайтудан куркып, Василий Сигизмундович сроктан тыш хезмәт итәргә кала. Ә 1941 елда Сталинград янындагы сугышта катнаша. Башта танкист була, аннары экипаж командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җитә.
Аның кызы газетага болай дип сөйләде: «Танк бомбага эләккәч, берәү дә яраланмаган, ләкин хәрби машинага җитди зыян килгән һәм ул артка таба гына хәрәкәт итә алган. Кемдер танк чигенде, сугышчылар куркаклык күрсәтте дип уйлаган, ләкин әти, хәрби машинаны саклап калырга теләп, аны урман полосасына алып киткән. Танк экипажын хәтта атарга да теләгәннәр, ләкин әти кыю һәм тапкыр кеше иде, ул: «Танкны тикшерегез, аннары безнең язмышларны хәл итәрсез», - дигән. Тикшерү нәтиҗәсендә танкның алга таба хәрәкәт итә алмау факты ачыкланган, һәм алар Ватанны саклауларын дәвам иткәннәр. 1942 елда ул инде “Т-34” танкына утырган, әти бу танкны тизлеге һәм маневрлылыгы өчен мактый иде. Аларның экипажы сугышчан биремнәрне уңышлы үтәгән, ләкин танк һөҗүмгә дучар була. Әтинең сугышчан дусты, танк йөртүче Сергейның – башы, әтинең уң кулы яралана, терсәгеннән кулы сына һәм кулындагы барлык кан тамырлары һәм нервлары өзелә, аларны сугыш кырыннан алып чыгалар. Ул елларда табиблар беренче чиратта корсагы яки башы җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм күрсәтә, ә калганнарны соңрак карыйлар. Ләкин әти аңын югалта башлаганын аңлап ала һәм, ярдәм сорап, операция бүлмәсенә керә. Ә икенче көнне хирург, әгәр кереп өлгермәгән булсаң, кан югалтудан үлгән булыр идең, дип әйткән».
Аннары Василий Харьяновны Казан шәһәрендәге госпитальгә күчерәләр, ә 1943 елда инде ул сугыштан азат ителгәннәр төркеменә эләгә, кемдер кулсыз, кемнеңдер күзе юк. Хәрби хезмәткә яраксызларны төзелеш отрядларына һәм авыл хуҗалыгына җибәрәләр, чөнки анда ирләр җитми. Василий Сигизмундович икенче группа инвалид була – уң кулының терсәккә кадәрге өлеше эшләмәгән. Сугышка яраксыз булсалар да, андый сугышчылар авыл хуҗалыгында бик кирәк булган, чөнки анда бары хатын-кызлар гына эшләгән, шуңа күрә ул Кама Тамагы районының Кирельский авылына хуҗалык эшләренә җибәрелгән.
Лариса Васильевнаның әти-әнисе шунда танышкан. Әнисе Анна Макарова ул вакытта совхозда бригадир булып эшли, Василий Харьянов та бригадир итеп билгеләнә, басуларны йөреп чыга, эскертләрне үлчи. Алар өйләнешәләр, 1947 елда кызлары туа, әтисе сугышчан иптәшенең исемен кушар өчен бик тә улы тууын көтә. 1952 елда улы туа һәм аңа дусты хөрмәтенә Сергей дип исем бирә. Василий Сигизмундович сул кулы белән язарга өйрәнгән, өйдә барысын да эшләгән, хәтта утын да ярган, хуҗалыкта сыер, сарыклар, тавыклар асраганнар, гаилә башлыгы, инвалид булуына карамастан, барысын да эшләргә тырышкан. Ул хайваннарны бик яраткан, атта эшлгән, аны бик карый торган булган.
Лариса Васильевна әтисен җылылык белән искә ала, аның үзе өчен һәрвакыт батырлык һәм сыгылмас чыдамлык үрнәге, искиткеч әйбәт кеше булуы турында әйтә: «Әти бик зирәк, игелекле һәм кешелекле иде. Мин аны бүген дә яратам, әти кебек кешене гомеремдә дә очратканым юк...»
Ул 1973 елда вафат булган, гомере буе совхозда эшләгән әнисе Анна Петровна кебек үк, ул да авыл хуҗалыгында күп көч куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев