Кызыл канәфер – хәтер символы
Кама Тамагында «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды.
Ул Җиңү көне алдыннан берничә көн дәвамында узды.
Акция барышында волонтерлар кызыл канәфер сурәте төшерелгән значокны сатып алырга һәм аны истәлекле көннәрдә тагып йөрергә тәкъдим иттеләр, шул рәвешле, исән ветераннарга рәхмәтләрен белдерделәр һәм һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләделәр. Значокның төгәл бәясе юк, һәркем теләсә нинди сумманы түли ала.
Хәйрия акциясенә беренчеләрдән булып Кама Тамагы урта мәктәбе педагоглары һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре кушылды. Аннары бу инициативаны Кама Тамагы татар урта мәктәбе укытучылары һәм башка битараф булмаган каматамагылылар да хуплады.
«9 Май адыннан мәктәбебездә сугыш чоры балалары белән очрашу узды. Чарага Сәрия Вәлиева, Сания Сиразаева һәм Мөнирә Хәлилуллина чакырылды. Алар ветераннарга ярдәм итүнең бүгенге көндә никадәр мөһим булуын яхшы аңлый, шулай ук хәйрия акциясендә дә катнаштылар», - диде Кама Тамагы татар мәктәбе укытучысы Гөлгенә Вәлиева.
Нәтиҗәдә 19 мең сум акча җыелган.
«Бу акча Бөек Ватан сугышы ветераннарын тернәкләндерүгә, дарулар һәм кыйммәтле аппаратларга тотылачак», - диде яшьләр үзәге директоры Алия Ибниева.
«Кызыл канәфер» акциясе – илебез азатлыгы өчен яшьлеген һәм сәламәтлеген биргәннәргә уртак тырышлык белән реаль ярдәм күрсәтүнең искиткеч үрнәге. Мондый чараларда катнашу – уртак бурычыбыз, уртак хәтеребез һәм рәхмәтебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев