«Кызыл байрак»тан алып «Идел таңнары»на кадәр
Көрәле авылында яшәүче Зөфәр Җиһаншин гаиләсендә район газетасына элек-электән үк язылалар.
– «Кызыл байрак» газетасы чыга башлауга, аны башта бабай, аннары әти алдырдылар, хәзер мин дәвам итәм, - диде газетабызга чираттагы бүләк уйнатуда җиңгән Зөфәр Галимхан улы Җиһаншин.
Ул Көрәледә туып үскән, заманында туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Иске Казиледәге сигезьеллык мәктәптән соң, Тәмтедәге һөнәри училищега укырга кергән. Тракторчы һөнәрен үзләштереп, аның хезмәт тормышы башта «СК-4» комбайнында, аннары «Беларусь» МТЗ-50 тракторында башланып китә.
Азәрбәйҗанда армия хезмәтен үтеп кайткач, янә басуда тракторчылык эшен дәвам итә, аннан соң, колхоз бетерелгәнче, Карл Маркс исемендәге колхозда слесарь булып эшли. Гомумән, язмабыз герое үз гомеренең 40 елга якын өлешен, кешеләрнең табынында һәрвакыт яңа пешкән тәмле икмәк булсын өчен, авыл хуҗалыгына багышлаган.
Туган авылында ул Фәридә исемле кызны ошаткан. Фәридә, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, фермага сыер савучы булып урнашкан һәм әлеге катлаулы, әмма барыбыз өчен дә бик кирәкле һөнәрдә 40 ел хезмәт куйган.
1985 елда язмабыз геройлары гаилә корган, туйлары Көрәледә үткән, гаиләдә уллары Илмир, Дамир һәм кызлары Язилә туган, алар әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Оныклар әби-бабайлары янына кунакка бик теләп кайта.
– Кайвакыт “Авылда барысы да бушлай” дигән сүзне ишетергә туры килә, - ди Зөфәр Галимхан улы. - Әйе, безнең гомер буе үз хуҗалыгыбыз булды, хәзер дә бар. Бүген хуҗалыгыбызда сыер, бозаулар асрыйбыз, яшелчә бакчалары утыртабыз. Ләкин иртәдән кичкә кадәр эшләгәч, бу ничек бушлай була алсын соң?..
Чыннан да, авыл җирендә тырышып эшләсәң, беркайчан да ач булмассың, тик ялкау кешенең авылда яши алуы икеле.
Җиңүчеләргә бирелгән бүләк тә хуҗалыкта куллану өчен файдалы. Без аларның алга таба да газетабызга язылу традициясен дәвам итүләрен телибез. Газетабызга язылучылар арасында әнә шундый тырыш авыл кешеләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев