Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышын – кар сыннары, җәен–чәчәкләр

Район халкының Никифоровлар гаиләсе турында ишеткәне бардыр, алар Яңа ел алдыннан иң яхшы бизәлеш буенча бәйгедә катнашканнар иде. Ә Кирельскийда бу гаиләне барысы да белә һәм хөрмәт итә.

Әлеге йорт яныннан үтеп барганда, мин шунда ук биредә кемнәр яшәвен аңлап алдым һәм ялгышмаганмын. Кыш үтте, карлар эреде, ә йорт янындагы кар сыннары урынына, җирдә төрле савытларда һәм элмә чүлмәкләрдә чәчәкләр барлыкка килгән.

Чәчәкләр ишегалдында да – киштәләрдә, мәйданчыкта да ямь биреп тора. Хәтта баз өстендәге җир өеме дә Альп тавына әверелгән, һәм керләр киптерелә торган урынга кадәрге юлның да ике ягында чәчәкләр.

Бу чәчәкле шедеврның авторы – Кирельский балалар бакчасының хуҗалык эшләре мөдире һәм бер үк вакытта әлеге зур йортның хуҗабикәсе Пелагея Никифорова.

- Әни гыйнвар аенда чәчәк орлыклары чәчә, барысын да үзе үстерә, аннары урамга алып чыгып утырта, - ди килене Алинә. - Тавыклар туздырмасын өчен, чәчәк түтәлләрен тукыма булмаган материал белән капларга өйрәнде. Әти шиннардан вазоннар кисә, ә ул аларга чәчәкләр утырта, өй тирәсендә матурлык булдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев