Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышын да, җәен дә эшсез тормый

Якшәмбе көнне Комаров урамындагы күп фатирлы йортның бер подъезды янында мин янә Тәнзилә апа Бикмуллинаны очраттым.

Олы яшьтәге бу ханым подъезд тирәсен кардан чистарта иде. Мин аны шундук танып алдым, җәй көне газетабыз бу пенсионер ханымның өй каршындагы бакчаны карап, тәртиптә тотуы турында язды. Ул үзе буяулар сатып алып, өй каршындагы чәчәклекнең металл рәшәткәсен яңарткан иде. 

Тәнзилә Сибагать кызы Кама Тамагында ОРС ашханәсендә 22 ел пешекче булып эшләгән. Җәмәгать туклануы предприятиесе ябылгач, ул эш эзләргә керешкән һәм үзәк хастаханәгә килгән. Анда ашханәдә вакансияләр булмаган, ләкин аңа терапия бүлегендә сестра-хозяйка вазифасын тәкъдим иткәннәр һәм Тәнзилә апа риза булган. 

- Хастаханәдә озак эшләдем, - ди Тәнзилә апа. - Бу вакытта кинәт бердәнбер улым вафат булды, кулымда диярлек... Бик кайгырдым, эшем миңа вакытлыча онытылып торырга ярдәм итте. 63 яшемдә генә пенсиягә чыктым. 

Терапия, мөгаен, иң мәшәкатьле бүлектер. Анда һәрвакыт авырулар күп. Мин эшләгән вакытта лифт юк иде, смена эчендә дүртенче катка берничә тапкыр күтәрелергә һәм авыруларны носилкада баскычтан алып төшәргә туры килде. Кыскасы, эшем «утырып тора торган» түгел иде.

Янымда оныгым Рим яши. Ул бик игътибарлы, кайгыртучан. Улым белән киленемнең шундый яхшы кеше тәрбиягәннәренә мин бик шат. Без ирем белән 54 ел яшәдек. Ул да гомер буе эшләде, машина йөртүче иде. Ә мин эшсез утыра алмыйм. Күрәм – подъезд төбендә бозлавык барлыкка килгән, кешеләрнең аяклары тая, шуңа күрә боз ватарга чыктым, һәркемгә дә уңайлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев